Синоптиклар республика территориясендә һава торышының начарлануы турында кисәтәләр. Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү буенча, 31 июль көндез һәм кич белән төбәкнең кайбер урыннарында һәм Казан шәһәрендә көчле яңгырлар көтелә.
Кискен һава шартлары сәгать 10:00дан 21:00гә кадәрге чорда күзәтеләчәк. Көчле явым-төшемнәр түбән урыннарның урынлы су басуына, автомобиль һәм җәмәгать транспорты хәрәкәтенең авырлашуына, шулай ук юлларда күрү мөмкинлегенең начарлануына китерергә мөмкин.
Республика халкы һәм кунаклары өчен тәкъдимнәр: мөмкин булганда, явым-төшемнәрнең иң көчле вакытында урамда булуны чикләгез; бина эчендә булганда, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз; автомобильләрне агачлар, реклама такталары һәм җил исеп ега ала торган тотрыксыз корылмалар астына куймагыз; машина йөртүчеләргә юлларда бигрәк тә игътибарлы булырга тәкъдим ителә: тизлекне киметергә, куркынычсыз араны сакларга һәм күрү мөмкинлеген яхшырту өчен томанга каршы фараларны кабызырга; җәяүлеләргә тотрыксыз каплауларны һәм электр тапшыру линияләрен урап үтәргә кирәк.
Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы һәм төбәк Гидрометеорология фәнни-тикшеренү үзәге метеорологик хәлне күзәтүне дәвам итәләр. Оператив мәгълүмат кирәк булган очракта яңартылачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 31 июль 2026, 14:00



