Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 26 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, 2 августта, «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Һава-десант гаскәрләре төзелүгә 96 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды. Һөнәри бәйрәм белән хезмәт составын һәм ветераннарны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады.

Һава-десант гаскәрләре хаклы рәвештә Россия армиясенең элитасы булып санала. Аның тарихы 96 ел элек, Воронеж янында 12 парашютчы төркеме беренче тапкыр десантланганда башланды. Бүген Яр Чаллыда Һава-десант гаскәрләренең мәктәбен узган якынча 1 500 ир-ат яши. Алар Әфганстанда, Чечен Республикасында һәм башка кайнар нокталарда Ватан мәнфәгатьләрен ышанычлы сакладылар.

Митинг катнашучылары алдында чыгыш ясап, Фәрид Салахов десантчыларның яшьләрне патриотик тәрбияләүгә һәм тарихи хәтерне саклауга керткән аерым өлешен билгеләп үтте.

«Миллионлаган кешеләр өчен зәңгәр пилотка – чиксез батырлык, нык характер һәм чын ир-ат кардәшлеге символы. Сезнең “Бездән башка беркем дә” дигән девизыгыз Ватан сакчыларының күп буыннары өчен тормыш кагыйдәсенә әйләнде», – дип ассызыклады Фәрид Салахов.

Башкарма комитет җитәкчесе ветераннарга актив гражданлык позицияләре һәм шәһәр мәнфәгатенә иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең инициативагыз ярдәме белән Яр Чаллыда истәлекле объектлар барлыкка килде. Василий Маргелов хөрмәтенә мемориал һәм Замелекесьедагы аның исемендәге урам – рәхмәтле буынннарның лаеклы хөрмәте», – дип өстәде Фәрид Салахов.

Митинг сугыштан кайтмаган сугышчылар истәлегенә бер минутлык тынлык һәм «Ватан-ана» мемориалына веноклар һәм чәчәкләр салу белән дәвам итте. Аерым рәхмәт сүзләре шәһәрнең «Десантчылар берлеге» бүлекчәсе рәисе Михаил Клюшинга ветераннар кардәшлеген ныгытудагы бәяләп бетергесез эше өчен юнәлтелде.

Митинг Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Якшәмбе, 2 август 2026, 11:00