Яшьләр сәясәте өлкәсендә «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Яшьләр өчен төбәк» федераль проекты кысаларында «Заман» яшьләр үзәгенең капиталь ремонты тәмамланды. Эшләрне «Капстрой» ҖЧҖ башкарды. Бинада фасад, керү төркеме, түбә, эчке инженер челтәрләре яңартылган, төгәлләү эшләре һәм кече архитектура формалары, чаралар үткәрү өчен сәхнә төзү белән территорияне төзекләндерү башкарылган, шулай ук яңа җиһазлар һәм мебель урнаштырылган. Яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлауның республика программасы буенча 52 нче комплекстагы «Орион» яшьләр үзәген ремонтлау алып барыла. Подрядчы булып «Капстрой» ҖЧҖ тора. Объектта төгәлләү эшләре, тәрәзәләр, ишекләр һәм эчке инженер челтәрләре алыштырыла, яңа җиһазлар һәм мебель урнаштыру каралган. Гомуми башкару 39% тәшкил итә.
.pdf1.png)
Мәдәният өлкәсендә Татарстан Республикасы мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча Сара Садыйкова исемендәге Концерт залын капиталь ремонтлау дәвам итә. Эшләрне «Евростиль» ҖЧҖ башкара. Сәхнәне ныгыту, эчке инженер челтәрләрен ремонтлау, беренче һәм икенче кат биналарын, бәдрәф бүлмәләрен һәм холларны, сәхнә механикасын төзү буенча эшләр алып барыла. Яңа урындыклар һәм сәхнә киемнәре урнаштыру каралган. Оператив башкару 68% тәшкил итә.
.pdf1.png)
2 нче Балалар музыкаль мәктәбен ремонтлау тәмамлана. «Основа» подряд оешмасы түбә, фасад, керү төркеме, шәхси җылылык пункты төзү буенча эшләр башкарган, төгәлләү эшләре үткәрелгән, тәрәзәләр, ишекләр һәм эчке инженер челтәрләре алыштырылган, территорияне төзекләндерү һәм яңа җиһазлар, мебель урнаштыру алып барыла. Объектның әзерлеге 99% тәшкил итә.
.pdf1.png)
Спорт объектларын капиталь ремонтлауның республика программасы буенча «Заря» һәм «Чаллы» спорт мәктәпләрендә эшләр алып барыла. «Заря» спорт мәктәбендә «Основа» компаниясе ремонтның беренче этабын башкара. Фасад төзү, түбәне һәм витражларны алыштыру буенча эшләр үткәрелгән, экономия акчалары исәбенә спорт залын ремонтлау алып барыла. Әзерлек 97% тәшкил итә. «Чаллы» спорт мәктәбендә «Основа» подряд оешмасы ремонтны башлаган, аның кысаларында боз аренасы өстенә түбә, яктырту һәм янгын сүндерү системасы төзү планлаштырыла. Гомуми башкару 9% тәшкил итә.
.pdf1.png)
.pdf1.png)
Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Шәһәр хуҗалыгы дирекциясенең 2 нче шәһәр мунчасын капиталь ремонтлау дәвам итә. Подрядчы булып «Основа» оешмасы тора. Инженер системаларын, тәрәзәләрне, ишекләрне, шәхси җылылык пунктын алыштыру буенча эшләр алып барыла, юыну, пар бүлмәләрендә, холлда һәм коридорларда түбә, фасад һәм төгәлләү эшләре башкарыла, мебель, җиһазлар урнаштыру һәм территорияне төзекләндерү каралган. Объектның әзерлеге 39% тәшкил итә.
Социаль хезмәт күрсәтүнең стационар оешмаларында капиталь ремонт тәмамланган. «Бәрәкәт» оешмасы даими яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге «Перекресток»та түбәне алыштырган, шулай ук Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар интернатында керү төркемен, ике бинаны, түбәне һәм бәдрәф бүлмәсен капиталь ремонтлаган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 3 август 2026, 08:34



