Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 18 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Административ объектларны ремонтлау турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мансур Фәттахов сөйләде.

Хәрби һәм гражданнар саклану объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы һәм хәрби комиссариат объектларында эшләр алып барыла. «Акнур» оешмасы Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе патруль-пост хезмәте полициясенең аерым батальоны гаражы бинасын һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге гаражы бинасын капиталь ремонтлый. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы федераль янгын сүндерү хезмәтенең 15 нче янгын сүндерү-коткару отрядының 55 нче һәм 89 нчы янгын сүндерү-коткару частьларында түбә һәм тәрәзәләр алмаштырылган. Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариатында «Основа» компаниясе аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен мөмкинлекле мохит төзү буенча эшләрне тәмамлаган.

Яр Чаллы шәһәре Мэриясенең административ бинасын ремонтлау алып барыла. «Основа» подряд оешмасы фасад төзү, витражларны һәм тәрәзәләрне алмаштыру, шулай ук гомуми төзелеш эшләрен башкара. Эшләр башкару 91%ны тәшкил итә.

«Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында иҗтимагый мәйданнарны төзекләндерү дәвам итә. «Камавтодор» Прибрежный паркын төзекләндерүнең бишенче этабын башкара. Агач идәннәр, җәяүлеләр күпере, аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен баскыч һәм пандус төзү, күл буйлап тышкы яктырту һәм видеокүзәтү челтәрләре салу алып барыла. Төзекләндерү 46%ка башкарылган. Шулай ук Фикрәт Табиев исемендәге яр буен төзекләндерүнең дүртенче этабы дәвам итә. Объектта видеокүзәтү һәм автомат су сибү системаларын урнаштыру, шулай ук павильон төзү эшләре башкарыла. Әзерлек 45%ны тәшкил итә.

2026 елның беренче алты ай йомгаклары буенча Яр Чаллы төзелеш тармагында уңай динамика күзәтелә. Төзелеш, капиталь ремонт һәм төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру билгеләнгән срокларга туры китереп дәвам итә. Төзелеш оешмалары эшчәнлеген координацияләү шәһәр һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан куелган бурычларның үтәлешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Дүшәмбе, 3 август 2026, 08:41