Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 27 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев «ТАТМЕДИА» ААҖ филиалы – «Челнинские известия» газетасы редакциясенең директор-баш мөхәррире Зөлфия Солтановага шәһәр мэрының мактау грамотасын тапшырды. Зөлфия Нәби кызын күпьеллык намуслы хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән зур өлеше өчен билгеләп үттеләр.

Мэрның Мактау грамотасын шәхсән Наил Мәһдиев тапшырды, ул басманың халыкны хәбәрдар итүдәге һәм шәһәр көн тәртибен формалаштырудагы ролен ассызыклады:

«Журналистикада 17 ел. «Челнинские известия»ның җитәкчесе, директоры, баш мөхәррире булып эшләде. Матур коллектив, яхшы иҗат атмосферасы төзелде. «Челнинские известия» күп күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясе күләмендә иң яхшы басмаларның берсе – бу күренеп тора. Зөлфия Нәби кызы иң авыр вакытларда коллективны, газетаны саклап калу, аңа яңа йөз, яңа формат бирү өчен барысын да эшләде. Соңгы унъеллыкларда дөнья бик үзгәрүчән, бигрәк тә мәгълүмати яктан, без моны күрәбез. Ләкин шулай да бу үзгәрүчән мәгълүмат дөньясында «Челнинские известия»ның үз йөзе бар. Бу – Зөлфия Нәби кызы Солтанова ярдәмендә мөмкин булды».

Дүшәмбе, 3 август 2026, 08:05