Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 27 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев спорт өлкәсендә төп вазыйфага билгеләнгән яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Илья Резников Башкарма комитетның физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Ул 1987 елда Брежнев шәһәрендә туган. Ике югары белемгә ия: 2012 елда КНИТУ-КАИны «Машина төзелеше җитештерүенең технологиясе, җиһазлары һәм автоматлаштыруы» белгечлеге буенча, 2019 елда Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын «Педагогик белем» юнәлеше буенча тәмамлаган. 2012 елдан спорт өлкәсендә эшли: «Төзүче» балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары вазыйфасында эшләгән, «Заря» балалар-үсмерләр спорт мәктәбен җитәкләгән. Билгеләү алдыннан «Чаллы» спорт мәктәбе директоры урынбасары вазыйфасын башкарган. Россиянең кикбоксинг буенча спорт мастеры.

Илья Резниковны тәкъдим итеп, мэр Наил Мәһдиев билгеләп үтте: «Яр Чаллы – автомобиль төзүче шәһәр генә түгел, спорт шәһәре дә. Безнең тарихта олимпия чемпионнары бар, югары казанышларга ия спортчылар бар. Ләкин шулай ук массакүләм физкультура да бар, аны максатчан рәвештә алып барырга кирәк. Моның өчен шәһәрдә барлык шартлар бар: спорт корылмалары төзелгән һәм ремонтланган, көчле матди-техник база, квалификацияле тренерлар һәм остазлар коллективы бар. Сезнең идарә итү һәм спорт тәҗрибәгезне исәпкә алып, сезгә уңышлар телибез!». 

Дүшәмбе, 3 август 2026, 08:10