7 августта «Прибрежный» паркы Мәйданында Төзүче көненә багышланган масштаблы бәйрәм узачак. Кичке концерт программасының төп йолдызлары булып легендар «Отпетые мошенники» төркеме һәм ВИА «Поющие гитары» чыгыш ясаячак.
Төзүче көне чаллылылар өчен мөһим бәйрәм. Шәһәрнең хәзерге йөзе һәм «КАМАЗ» заводы – берничә буын беренче төзүчеләрнең хезмәте, шуңа күрә вакыйга ел саен зур күләмдә билгеләп үтелә.

Бәйрәм программасы сәгать 17:00дә театральләштерелгән тамаша белән башланачак. Алып баручылар шәһәребезнең тарихи битләре буйлап кыска экскурсия үткәреп, беренче төзүчеләр турында сөйләячәкләр һәм Яр Чаллыны төзүчеләрнең өлешен зурлап үтәчәкләр. Шәһәр халкын һәм бәйрәм катнашучыларын мактаулы кунаклар котлаячак.
Концерт программасын шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары, Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар дуэты, шулай ук ВИА «Поющие гитары» бизәячәк. Кичнең төп мизгеле булып поп-төркем «Отпетые мошенники» чыгышы булачак. Чарага керү ирекле.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 3 август 2026, 14:16



