«Партия десанты» проекты кысаларында Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары ике Яр Чаллы мәктәбендә ашханәләрне капиталь ремонтлау барышын тикшерделәр. Ашханәләрдә капиталь ремонт Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган республика программасы буенча алып барыла. Ике объектны яңартуга гомуми инвестицияләр 45 млн сумнан артты. Беренче сентябрьгә кадәр 1 845 укучы заманча һәм куркынычсыз кайнар туклану мәйданнары алачак. Белем бирү учреждениеләрен ремонтлау һәм төзү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында башкарыла.

Тикшерүнең беренче объекты булып Энтузиастлар бульварындагы 13 нче мәктәп булды. Бу үзенчәлекле урын – Яңа шәһәрдәге беренче мәктәп, аны беренче төзүчеләр үз балалары һәм гаиләләре өчен үз куллары белән төзегәннәр. Бина 1972 елда тапшырылган, аның мәйданы 378 кв. метрдан артык булган ашханәсе күптәннән яңартылмаган. Бүген монда сүтү һәм төгәлләү эшләре тулысынча тәмамланган, ә инженерлар җылыту, вентиляция һәм су белән тәэмин итү системаларын монтажлауны тәмамлыйлар. Подрядчы шулай ук яңа ишекләр, тәрәзә өслекләре һәм видеокүзәтү системалары урнаштыра.

13 нче мәктәп директоры Альбина Ульданова депутатларга гаҗәеп тарих белән уртаклашты. Мәктәп нигезен салганда беренче төзүчеләр бинаның почмакларына биш тиенле тәңкәләр салганнар. Бу укучылар яхшы укысыннар өчен эшләнелгән. Ярым гасырдан артык вакыт узгач, учреждение балаларның киләчәге турында шул ук кайгырту белән яңадан яңартыла.

«Яңартыла торган ашханәгә кергәч, беренче чиратта күзгә күренеп торганы – үзгәрешләрнең масштабы. Бина ярым гасырдан артык элек төзелгән, ә ашханә монда бер тапкыр да ремонтланмаган. Хәзер без яңа коммуникацияләрне күрәбез. Ә нигездәге биш тиенле тәңкәләр турындагы тарих – һәр мәктәпнең балаларга ышанып төзелүенең тәэсирле искәрмәсе. Ремонттан соң монда шул ук җылы атмосфера хөкем сөрәчәгенә ышанам», – дип билгеләде Әлфия Когогина.

Аннары комиссия Солнечный бульварындагы 22 нче мәктәпкә юл алды. Монда мәйданы 377 кв. метрга якын булган ашханәне яңарталар, ул көн саен 1 119 мәктәп укучысын туендырачак. Төзүчеләр инде сүтү һәм чиста төгәлләү күләмен тулысынча башкарганнар, инженер челтәрләрен һәм керү төркемен эшләтеп җибәрүне актив алып баралар.

22 нче мәктәп директоры Марат Салихов сөенече белән кртаклашты. Ашханәдә иске катламнарны сүткәндә эшчеләр бик яхшы сакланган барельефны тапканнар. Уникаль панноны калдырып, яңа интерьерга кертү карары кабул ителгән. Моннан тыш, җитәкчелек бу эшнең авторын таба алган – рәссамга хәзер 80нән артык, ул Казанда яши.

«Быел – Россия халыклары бердәмлеге елы. Утыз ел элек безнең бабаларыбыз да шул хакта уйлаганнар: төп байлык – күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге. Без хәзер ышандык: ашханә, аш залы заманча дәрәҗәгә туры килә. Яңа ашханә яңа кухня һәм яңа җиһазлар белән тулыландырыла: суыткычтан алып өстәлләргә һәм утыргычларга кадәр. Барысы да яңа булачак. Бу балалар, педагоглар, бу мәктәптә укыган һәм эшләгән барлык кешеләр өчен зур шатлык», – дип ассызыклады Әлфия Когогина.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов республика программасының югары социаль әһәмиятен билгеләп үтте – ике мәктәптә дә подрядчылар диварларны яңарту белән генә чикләнми, ә инженер инфраструктурасын тулысынча алыштыралар, заманча технологик җиһазларга һәм инвентарьга акча бүлеп бирәләр:

«Социаль программалар кыскартылмый, ә үсә. Бердәм чылбыр төзелә – балалар бакчалары, мәктәпләр төзү һәм капиталь ремонтлау, “Безнең ишегалды” программасы. Дәүләт тормышның барлык якларын: тудыру йортыннан алып хастаханәгә кадәр һәм яшәү урыннарын төзекләндерүгә кадәр колачлый. Дәүләт Думасы сызыгы буенча барган проектлар, Дәүләт Советы карарлары һәм шәһәр программалары – барысы да бердәм вектор булып тормыш шартларын яхшыртуга һәм гражданнарыбызның иминлегенә юнәлдерелгән».

Эшләрнең заказчысы булып Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе чыгыш ясый. Бик тиздән яңартылган ашханәләр Яр Чаллы балалары өчен ишекләрен ачачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 4 август 2026, 11:09



