Ветеран Любовь Александровна Митрофановага 97 яшь тулды. Аны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путиннан һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевтән котлаулар тапшырды, шулай ук хезмәт батырлыгы өчен рәхмәт белдерде.
Любовь Александровна 1929 елда Сарман районы Александровка авылында туган. Сугышның авыр елларында ук ул комбайнёр ярдәмчесе булып фидакарьләрчә эшләп, фронтка ярдәм иткән. 1972 елда ире Борис Яковлевич белән Яр Чаллыга күчеп килгән, тормышын мәңгегә безнең шәһәребез белән бәйләгән.

Любовь Александровна гаиләсе ныклы гореф-гадәтләр һәм озын гомернең чын үрнәге булып тора: ире белән алар 60 ел бергә яшәгәннәр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ә бүген өч онык һәм оныгының баласының уңышларын көреп шатланалар.
Өлкән буынга кайгырту, ветераннарны хуплау һәм күп буынлы гаилә кыйммәтләрен саклау «Гаилә» милли проектының өстенлекле бурычларына керә. Нәкъ менә шуңа күрә мондый җылы очрашулар һәм илебез тарихын ясаган кешеләргә игътибар аерым әһәмияткә ия.
Җылы визит барышында юбилярга ныклы сәламәтлек, якыннары чолганышында күңел тынычлыгы һәм баш өстендә аяз күк йөзе теләделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 4 август 2026, 13:20



