Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 18 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Чаллы» хоккей клубы президенты Фәрид Салахов Боз сараенда спортчылар, команданың тренерлар штабы белән очрашты һәм карарны игълан итте: «Без бу сүзләрнең күп еллар дәвамында клубны хуплаган барлык кешеләр өчен никадәр авыр яңгыраячагын аңлыйбыз. “Чаллы” хоккей клубы – безнең шәһәр тарихының өлеше, шәһәрнең спорт характеры символы һәм берничә буын уенчылар һәм жанатарлар үскән урын.

Мин бу белдерү белән бәйле рәвештә җәмгыятьнең, уенчыларның, клуб хезмәткәрләренең борчылуын аңлыйм һәм уртаклашам. Бу карар безгә бик авыр бирелде. Ул команданың ярышларда катнашуын саклап калуның барлык мөмкин вариантлары каралганнан соң гына кабул ителде. Кызганычка каршы, хәзерге шартларда клубны тотрыклы финанслауны тәэмин итү һәм лига алдындагы, уенчылар алдындагы барлык йөкләмәләрне үтәү мөмкин түгел.

Лигада эшләү өчен 250 млн сум чамасы кирәк. Катнашу бары тик финанс тотрыклылыгы расланган очракта гына мөмкин. Ләкин без моны эшли алмыйбыз».

Шул ук вакытта клуб президенты сүзнең яңа Бөтенроссия хоккей лигасы сезонында катнашуны туктату турында баруын, ә клуб тарихын, Яр Чаллы хоккей спорт мәктәбен туктату турында түгел икәнен ассызыклады.

«Без югары дәрәҗәле хоккейның Яр Чаллыга әйләнеп кайтуына ышанычны саклыйбыз. Бүген инде хоккей җәмгыяте вәкилләре белән берлектә клуб эшчәнлеген яңадан башларга мөмкинлек бирәчәк чишелешләр эзләү буенча эш алып барыла. Без спортны хупларга әзер яңа инвесторлар эзләячәкбез. Безнең өчен еллар буе төзелгән хоккей мәктәбен, клуб исемен, аның гореф-гадәтләрен, жанатарлар хөрмәтен һәм буыннар дәвамчанлыгын саклап калу принципиаль мөһим», – дип ассызыклады спикер.

Аерым рәхмәт сүзләре хоккейчыларга, тренерлар штабына, клуб хезмәткәрләренә, ветераннарга, партнерларга һәм жанатарларга юнәлдерелде.

«Без бүген сездә күп сораулар туганын аңлыйбыз. Шуңа күрә без хәлнең алга таба үсеше һәм кабул ителә торган барлык карарлар турында җәмәгатьчелекне ачык хәбәрдар итәргә бурычлыбыз. Без бу мәҗбүри паузадан соң клубның яңадан бозга чыгып, жанатарларны шатландырачагына чын күңелдән өметләнәбез», – дип тәмамлады клуб президенты Фәрид Салахов.

Сишәмбе, 4 август 2026, 14:27