Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 20 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда Наил Мәһдиев 14 яшькә җиткән яшь гражданнарга паспортларны тантаналы рәвештә тапшырды. Бәйрәм Шәһәр көненә һәм Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган.

Тантана сараеның беренче катында кунакларны ЗАГС хезмәткәрләре каршы алдылар, һәркемгә шәһәрнең 400 еллыгына багышланган значоклар тапшырдылар. Катнашучылар махсус интерактив зонада Яр Чаллыга изге теләкләр калдырдылар. Үз теләген – уңышлар һәм җиңүләр теләвен – мэр Наил Мәһдиев тә калдырды.

Егетләр һәм кызлар тантананы Россия һәм Татарстан гимннары белән ачтылар. Бәйрәм атмосферасын шәһәр һәм паспорт тарихы турындагы фильмнар, шулай ук урындагы коллективлар чыгышлары тудырды. Балаларга котлау сүзе белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев мөрәҗәгать итте. Шәһәр мэры яшүсмерләрне әһәмиятле вакыйга белән котлады һәм һәркемгә беренче паспортын шәхсән тапшырды.

«Бүген безнең ярты миллионлы шәһәребездә Россия Федерациясе гражданинының иң төп документы – Ватаныбыз гражданины паспорты тапшырыла. Бу – һәр гаиләнең һәм безнең уртак күпмилләтле дус гаиләбез – Яр Чаллы шәһәренең тормышындагы матур, изге, истәлекле вакыйга. Бу истәлекле вакыйга безнең шәһәребезнең төп залында – Тантана сараенда уза. Без балаларыбызның үсүен, балачак дигән яхшы, изге, кайгысыз чорның тәмамлануын аңлыйбыз.

Россия Федерациясе паспортын алып, сезнең хокуклар гына түгел, ә иң беренче чиратта Ватанның намуслы гражданнары булырга бурычлар барлыкка килә. Ватаныбызның бай күп гасырлык тарихы бар. Ватан табигый байлыклар белән генә түгел, ә иң әһәмиятесе – кешеләр белән дә бай. Һичшиксез, без сезнең илебезнең лаеклы гражданнары булачагыгызга өметләнәбез һәм ышанабыз», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Җавап сүзендә яшь чаллылыларның берсе бәйрәм өчен рәхмәт белдерде һәм үз шәһәре белән горурлануын белдерде. Чара уртак фотога төшү белән тәмамланды.

Быел беренче паспортларны 22 талантлы үсмер алды. Алар арасында – киләчәк программистлар, яшь архитекторлар һәм инженерлар, спортчылар һәм иҗат итүче шәхесләр. Балалар шахмат, футбол, дзюдо, йөзү, кул көрәше һәм волейбол белән мавыгалар. Күпләре профессиональ рәвештә бию, вокал һәм рәсем белән шөгыльләнәләр, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңәләр. Алар арасында муниципаль олимпиадалар призерлары, иҗат фестивальләре лауреатлары, спорт бүләкләре ияләре һәм хәтта пешекче һөнәрен үзләштергәннәр дә бар. Бу балалар – Яр Чаллының горурлыгы һәм шәһәребезнең киләчәге.

Сәләтле һәм актив үсмерләргә паспортларны тантаналы тапшыру – гади традиция генә түгел, ә Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына тулысынча туры килә торган патриотик тәрбиянең иң мөһим элементы. 2030 елга кадәр исәпләнгән бу масштаблы милли проект яшьләрнең үзләрен тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләр тудыруга, аларның талантларын үстерүгә һәм илен яратучы, аның файдасына хезмәт итәргә әзер гармоник үсеш алган шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Чараның фотолары шәһәр хакимиятенең социаль челтәрендә бастырылган.

Пәнҗешәмбе, 6 август 2026, 11:49