Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 23 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Фикрәт Табиев яр буендагы «МТС белән җәй» ял итү мәйданчыгы 8-22 август көннәрендә көн саен эшләячәк. Программада – бушлай уеннар, спорт тренировкалары, квизлар һәм диджей-сетлар белән кичәләр.

Мәйданчыкта баскетбол, панна-футбол (1гә 1 уйный), өстәл теннисы, диңгез сугышы, шахмат партиясендә стратегик фикерләүне үстерү мөмкинлеге булган уен һәм спорт зоналары урнаштырылачак. Берничә биремне үткән өчен катнашучылар фирмалы мерч ала алачак. Барлык активлыкларда катнашу бушлай.

Мәйданчык кунаклар өчен көн саен сәгать 12:00дән 22:00гә кадәр эшличәк, җомга һәм шимбә көннәрендә эш вакыты тагын бер сәгатькә озайтылачак.

«МТС белән җәй»нең берничә киче электрон музыкага багышланачак. Һәр кич пульт артында яңа диджей чыгыш ясаячак, шул ук вакытта музыкаль программага керү барлык теләүчеләр өчен бушлай булачак. Интеллектуаль уеннар сөючеләрне 13 һәм 16 августта узачак ике команда квизы көтә. Катнашу өчен алдан теркәлү дә таләп ителә. Мәйданчыктагы активлыклар расписаниесе белән танышырга һәм теркәлергә проектның рәсми сайтында мөмкин: https://mts-leto.ru/naberezhnye-chelny.

«Узган ел “МТС белән җәй” мәйданчыгы Казанның үзәк паркында эшләде, ике атна дәвамында дуслар һәм якыннар белән очрашу һәм ял итү урынына әйләнде, анда шәһәр халкы күңел ачу һәм спорт белән шөгыльләнү генә түгел, ә технологияләр белән дә танышты. Мәсәлән, квизларда туган республика турында белемнәрен тикшерү белән бергә, катнашучылар нейрочелтәрләр яки акыллы датчиклар турында сорауларга да җавап бирделәр. Быел МТС шәһәрнең 400 еллык юбилеен бәйрәм итү алдыннан Яр Чаллы халкы өчен дә ял итү мәйданчыгы оештырырга булды. Без шәһәр халкын Табиев яр буена килергә, җәйнең бу ике атнасын безнең белән үткәрергә чакырабыз», – дип сөйләде МТСның Татарстандагы директоры Марат Кабанов.

Төп музыкаль вакыйга булып хәзерге Россия поп-сәхнәсенең иң күренекле артистларының берсе Mary Gu концерты булачак. Ул 19 августта сәгать 20:00дә шәһәр яр буенда узачак. Керү бушлай, концертка килү өчен мәҗбүри теркәлү таләп ителә.

Проект Яр Чаллы шәһәре хакимияте ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Яр Чаллы мәйданчык эшләгән Екатеринбургтан соң икенче шәһәр булды, аннары 28 августтан 9 сентябргә кадәр МТС җәйге мәйданчыгы Уфада ачылачак.

Дүшәмбе, 10 август 2026, 11:10