«Прибрежный» паркы мәйданында Төзүче көне уңаеннан бәйрәм чаралары башланды. Шәһәрнең төзелеш оешмалары үз проектларын тәкъдим иттеләр.

Шулай, «Капстрой» компаниясе балаларны да, өлкәннәрне дә җәлеп итү оештырды. Төзүчеләр белән бергә чаллылылар чыпчык өйләре ясадылар, алар аннары ГЭС поселогындагы мәдәният һәм ял паркында элеп куелачак.

Шулай ук Яр Чаллы балалары үзләрен киләчәк төзүчеләр буларак сынап карый алдылар. Алар краннар, автомобильләр белән идарә иттеләр.

«Домкор», «Талан» төзелеш компанияләре үзләре төзегән һәм планлаштырган проектларын тәкъдим иттеләр. Делегация – шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина – җитәкчеләрнең презентацияләрен игътибар белән тыңладылар.


Шулай ук киләчәктә төзеләчәк торак комплекслары да тәкъдим ителде.
Шәһәр мәйданында Төзүче көне уңаеннан тантаналы чара театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Анда берничә йөз кеше катнашты, алар арасында һөнәри артистлар һәм сәләтле Яр Чаллы шәһәре бию мәктәпләре укучылары.

Тулы фоторепортаж ВКонтакте социаль челтәрендәге «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» рәсми төркемендә урнаштырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 7 август 2026, 16:58



