Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә узган турнир төрле илләрдән иң көчле атлетларны җыйды. Мондый сәләтле балаларны үстерү һәм хуплау «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.

Өлкән спортчылар яхшы нәтиҗә күрсәттеләр: Даниил Жданов (74 кг кадәр авырлык категориясе) – 1 урын, Эмиль Алиев (80 кг кадәр) – 1 урын, Ростислав Птицын (68 кг кадәр) – 2 урын, Мөслим Әхтәев (74 кг кадәр) – 2 урын, Семён Фролов (74 кг кадәр) – 3 урын.

12–14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: Кирилл Вакулюк (49 кг кадәр) – 1 урын, Максим Платонов (41 кг кадәр) – 2 урын, Риана Харисова (29 кг кадәр) – 3 урын.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 10 август 2026, 09:15



