Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 26 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда Шәһәр көне хөрмәтенә шәһәр үсешенә әһәмиятле өлеш керткән гражданнар бүләкләнде. Тантаналы чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару белән башланды.

Мэр Наил Мәһдиев залдагыларга мөрәҗәгать итте:

«Яр Чаллы үзенчәлекле тарихка ия. Ул илдә һәм дөньяда иң эре автомобиль заводы КАМАЗны төзү белән бәйле, бу безне Советлар Союзының һәм хәзерге Россиянең башка сәнәгать үзәкләреннән аерып тора. Кыска вакыт эчендә Кама ярларында автогигант һәм заманча ярты миллионлы шәһәр төзелде. Әлбәттә, дәүләт ярдәме, масштаблы ресурслар һәм алдынгы технологияләр мөһим булды. Ләкин, иң мөһиме, бу тарихта – кешеләр. Алар монда килеп, уңайсыз шартларда завод һәм матур, шәһәр барлыкка килсен өчен барысын да эшләгәннәр. Хәзерге буын чаллылылар, минемчә, беренче төзүчеләрнең данлыклы эшен лаеклы дәвам итә».

Шәһәребезнең иң яхшы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү –  «Кадрлар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган дәүләт сәясәтенең мөһим өлеше. Аның стратегик максаты – халыкны өстәмә эш белән тәэмин итү һәм хезмәт капиталын үстерү исәбенә икътисадның квалификацияле белгечләргә ихтыяҗын канәгатьләндерү.

Барлыгы бу көнне мэр кулыннан 22 кеше бүләк алды, аларның 15е – хатын-кыз.

«Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» мактаулы исемен Кую заводының стерженщигы Мария Волкова һәм Ремонт-инструменталь заводының инструменталь слесаре Петр Прохоров алды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән билгеләнделәр: 42 нче мәктәп директоры урынбасары Гөлназ Әхмәтова, Башкарма комитетның эш кәгазьләрен алып бару бүлегенең баш белгече Гүзәл Гыйлаева, «Домкор Индустрия» компаниясенең машинисты Айнур Имамов, «Чистый двор НЧ» компаниясе директоры Илдар Искәндәров, «Адымнар-Чаллы» полилингваль гимназиясе укытучысы Эльмира Камаева, Кую заводының баш технолог урынбасары Евгений Кильдюшов, Башкарма комитетның төзелеш һәм инженерлык инфраструктурасы бүлегенең баш белгече Юлия Колесникова, «Медицина будущего» клиникалар ассоциациясенең баш шәфкать туташы Наталья Курушина, «Гидроэлектромонтаж» компаниясенең участок башлыгы Дмитрий Маряхин, Башкарма комитет каршындагы ЗАГС идарәсенең баш белгече Алсу Миңхәерова, Башкарма комитетның эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү бүлегенең баш белгече Сәрия Харисова.

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының Мактау грамотасы белән МФЦ хезмәткәрләре бүләкләнде: әйдәп баручы белгеч Зарина Гафарова, баш белгеч Гөлшат Кадыйрова, әйдәп баручы белгеч Айгөл Ләтипова, баш белгеч Ләйсән Мельничук, әйдәп баручы белгеч Надежда Фомина.

Шәһәр мэрының Мактау грамотасы белән билгеләнделәр: «Шәһәр төзелеше үсеше хезмәте»нең әйдәп баручы инженеры Владимир Карабанов, 24 нче мәктәп китапханәсе мөдире Надежда Русанова.

Шәһәр мэрының Рәхмәте «ПРОФИТ» компаниясе генераль директоры ярдәмчесе Илшат Кашафетдиновка тапшырылды.

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән Новожениннар гаиләсе бүләкләнде: шәфкать туташы Ирина Юрьевна һәм аның ире Андрей Валерьевич (хәзерге вакытта Ватанны саклау буенча сугыш бурычларын үти).

Барлык бүләкләнгәннәрнең фотолары ВК «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» төркемендә тәкъдим ителгән.

Сишәмбе, 11 август 2026, 12:14