Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 26 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Этюд» спорт мәктәбендә Балалар Кубогы этабы – «Челны опен – 2026» турниры узды. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән яшь шахматчылар катнашты. Сигез комплект бүләк уйнатылган турнирда кабул итүче мәктәп тәрбияләнүчеләре өч алтын медаль яуладылар: Самат Закиров 11 яшькә кадәрге малайлар төркемендә җиңде, Данис Хәбибуллин 13 яшькә кадәрге малайлар арасында иң яхшысы булды, ә  София Садртдинова 15 яшькә кадәрге кызлар турнирында беренчелек яулады.

Калган яшь категорияләрендә призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде. 9 яшькә кадәрге малайлар турнирында Удмуртия Республикасыннан Дамир Беляев беренче урынны алды, икенче булып Татарстан Республикасыннан Данил Җәләлов, бронза медальне Санкт-Петербургтан Артур Голубев яулады. 9 яшькә кадәрге кызлар арасында Ралина Зарипова җиңде, икенче урында – Элина Миңбудаевага – ике спортчы да Татарстанны тәкъдим итә, ә өченче урынга Свердловск өлкәсеннән Анастасия Ястребинская лаек булды. 11 яшькә кадәрге малайлар төркемендә чемпион Самат Закировтан соң Владимир Карпов һәм Дмитрий Воробьев икенче һәм өченче урыннарны алдылар – өчесе дә Татарстан мәктәпләре тәрбияләнүчеләре. 11 яшькә кадәрге кызлар арасында Татарстаннан Әминә Нуриева беренче урын алды, икенче урында – Удмуртиядән Елизавета Агапова, ә призерлар өчлеген безнең республикадан Аделия Җиһангирова япты.

13 яшькә кадәрге малайлар арасында алтынны Данис Хәбибуллин яулады, көмеш призер булып Данил Шәйдуллин (икесе дә – Татарстаннан), ә бронза Удмуртия Республикасына китте – аның иясе булып Денис Ямаев танылды. Шул ук яшь төркемендә, ләкин кызлар турнирында, Башкортстан Республикасыннан Алина Маракаева чемпионка булды, икенче урынны Свердловск өлкәсеннән Василиса Акатьева алды, ә өченче урында – Татарстаннан Екатерина Устюжанина. 15 яшькә кадәрге өлкән егетләр төркемендә Самара өлкәсеннән Семен Юрасов беренче урынны яулады, пьедесталның икенче баскычында – Түбән Новгород өлкәсеннән Лев Четвериков, ә бронза Татарстаннан Айдар Вагизовка эләкте. 15 яшькә кадәрге кызларга килгәндә, монда София Садртдинова чемпионка булды, ә икенче һәм өченче урыннар өчен чын көрәш барды: Пермь краеннан Анастасия Гааг һәм Свердловск өлкәсеннән Мария Клещева тигез очко җыйдылар, һәм бары тик жребий көмешнең Анастасияга, ә бронзаның Марияга эләгүен билгеләде.

Россия балалар Кубогы төп этабына параллель рәвештә ачык турнир узды, аның җиңүчесе булып «Этюд» спорт мәктәбенең тагын бер тәрбияләнүчесе Эдуард Шарипов танылды. Хатын-кызлар исәбендә Удмуртия Республикасыннан Кристина Малых беренче урын яулады, 2011 елгы һәм аннан кечерәк егетләр арасында иң яхшысы Айзат Галиуллин булды, ә ветераннар исәбендә Виктор Гончаров җиңде – ике спортчы да Яр Чаллыны тәкъдим итә. Өстәмә программа кысаларында «Челны опен – 2026» блицтурниры узды, стартка йөзгә якын катнашучы чыкты; анда җиңүне тагын бер чаллы спортчысы, «Этюд» тәрбияләнүчесе Леонид Ефимов яулады. Гадәт буенча гроссмейстер Юрий Базлов уздырган бер үк вакытта уйнау сеансы һәм композицияләр чишү конкурсы, шулай ук егермедән артык катнашучыны җыйган еллык мини-футбол турниры зур популярлыкка ия булды. 

 

Дүшәмбе, 10 август 2026, 11:58