Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 26 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

23 августта Яр Чаллыда традицион «Кама ярыммарафоны–2026» узачак. Чара сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук Татарстан Республикасында җиңел атлетиканы популярлаштыру максатларында үткәрелә. Ярыммарафонга әзерлек турында чараны оештыручы Геннадий Панин хәбәр итте.

Ярышларның старты һәм финишы «Победа» футбол манежы территориясендә түбәндәге адрес буенча оештырылачак: Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 39 йорт. Узыш трассасы Җиңүнең 40 еллыгы урамы, Х. Туфан проспекты һәм Сөембикә проспекты буйлап узачак.

Катнашучыларга 7 км һәм 21,1 км аралыкларын узырга тәкъдим ителә. Бу узышларда 18 яшьтән һәм өлкәнрәк затлар катнаша ала. Яшь спортчылар өчен (14 яшькә кадәр) 1 км аралыкта аерым узыш оештырылган – анда катнашу бушлай һәм теркәлү таләп ителми.

Төп аралыкларга катнашучыларның гомуми лимиты 500 кеше тәшкил итә. Ярыммарафон кысаларында шулай ук спорт, йөгерү һәм фитнес берләшмәләре арасында «Клублар ярышы» команда ярышлары, шулай ук теләсә нинди милек формасындагы предприятиеләр һәм оешмаларның корпоратив командалары өчен «Бизнес Лига» узачак – һәр оешма состав буенча чикләүләрсез бер генә команда чыгара ала, ә алар өчен теркәлү panin67_run@mail.ru электрон почтасы аша исәп-хисап реквизитларын тәкъдим итеп башкарыла. 

Катнашучыларны 7 км һәм 21,1 км аралыкларына теркәү orgeo.ru сайтында үткәрелә. Онлайн теркәлергә өлгермәгән катнашучылар өчен 23 августта сәгать 06:00дән 08:00гә кадәр өстәмә теркәлү ачылачак. Ярыммарафон Нигезләмәсе белән монда танышырга мөмкин.

Старт пакетына футболка, йөгерү номеры һәм спонсорлардан бүләкләр керә, ә 7 км һәм 21,1 км аралыкларын узган һәр катнашучы истәлек медале алачак.

23 августтагы ярышлар программасы сәгать 09:00да тантаналы ачылыш белән башланачак, аннары 09:15тә 7 км һәм 21,1 км узышларына старт биреләчәк, ә 09:20дә – 1 км га. 12:30 а җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү церемониясе узачак.

Абсолют исәптә һәм яшь категорияләрендә (18–39 яшь, 40–49 яшь, 50–59 яшь, 60 яшь һәм өлкәнрәк) җиңүчеләр һәм призерлар акчалата призлар, грамоталар, медальләр һәм спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. «Клублар ярышы» һәм «Бизнес лига» җиңүче командалары кубоклар һәм дипломлар алачак.

Ярыммарафонны үткәрү Физик культура һәм спорт идарәсе, «Яр Чаллы» һәм «Төзүче» спорт мәктәпләре һәм «5 верст» волонтерлык хәрәкәте ярдәмендә башкарыла.

Дүшәмбе, 17 август 2026, 11:27