Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 26 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда «WINLINE. IBA. PRO 20. МЭР КУБОГЫ» турнирына багышланган матбугат конференциясе узды. Чара барышында спортчылар  һәм оештыручылар алдагы матчтан көткән хисләре һәм өметләре белән уртаклаштылар.

Шулай, Яр Чаллы егете һәм БРИКС Уеннары җиңүчесе Сергей Сергеев туган аренага чыгар алдыннан нинди хисләр кичерүе турындагы сорауга җавап бирде.

«Шәһәр миңа бик күп нәрсә бирде, һәм мин беренче тапкыр өйдә, үз халкым алдында көч сынашуыма бик рәхмәтле. Бу минем өчен зур шатлык та, зур җаваплылык та, иң көчле мотивация дә. Татарстанның яшь буынына безнең матур бокс һәм көчле спортчылар барлыгын, спорт аша үсеп, биеклекләргә ирешеп булуын күрсәтәсем килә», – дип уртаклашты Сергеев.

Боксёр шулай ук шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә һәм Дәүләт Советы депутаты Олег Николаевка төбәктә боксны үстергәннәре һәм мондый дәрәҗәдәге турнирларны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Россия Беренчелеге җиңүчесе Амин Абдуллин ярыш форматы яңа дәрәҗәгә күчәргә мөмкинлек бирүен ассызыклады: «IBA PRO форматы интенсивлыгы белән дә, стратегиясе белән дә бик аерыла. Бу минем өчен алга таба зур адым. Әгәр һәвәскәр бокста төп бурыч – көндәшне җиңеп, очко җыю булса, профессиональ бокста – никадәр явыз яңгырамаса да – каты зыян китерү. Миңа һәвәскәр боксның яхшы базасы ярдәм итә, һәм хәзер минем максат – аны профессиональ рингка оста күчерү. Мин үземнең максимумны: матур, сыйфатлы һәм чиста боксны күрсәтәсем килә».

2025 елгы Россия чемпионы Җәмбулат Биҗамов 2023 елгы Европа Кубогы чемпионы Владимир Менчиков белән матур бокс үрнәге күрсәтәчәк.

Чара 14 августта сәгать 18:30да Боз сараенда башланачак. Бокс турыдан-туры «Матч ТВ» һәм «Матч! Боец» телеканалларында күрсәтеләчәк.

Сишәмбе, 11 август 2026, 14:10