Бүген Тантаналар сараенда дәүләт ана (гаилә) капиталы сертификатларын тантаналы тапшыру узды. Дәүләт ярдәме чараларын алу хокукы бирүче документларны 25 гаилә алды.

Әти-әниләрне бу мөһим вакыйга белән котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. Шәһәр мэры гаиләләргә иминлек һәм балаларга сәламәтлек теләде:
«Балалар – елыйлар да, көләләр дә, бүген залдагы балалар тавышлары – бу безнең кечкенәләребезнең матур хоры. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, балалар көлүе күбрәк булсын! Тормышның мәгънәсе бит балаларның туып үсүендә. Бераз вакыт узар, һәм сезнең балаларыгыз да шәһәр бәйрәмнәрендә, “Энергетик” һәм “КАМАЗ” Мәдәният сарайлары сәхнәләрендә чыгыш ясарлар. Бу вакыт бик тиздән килеп җитәчәк. Алар йөрергә, сөйләшергә, дуслашырга, яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәнәчәкләр. Барысы да әле алда!».

Мэр аерым рәвештә бу дәүләт программасы эшләгән чорда шәһәребезнең 68 меңнән артык гаиләсе ярдәм алганын искә төшерде:
«Яр Чаллы – безнең илдә ана капиталы сертификатлары тантаналы шартларда тапшырыла торган бердәнбер шәһәр. Без башка шәһәрләрдә һәм авылларда бу процесс ничек узуын беләбез, – Россия Федерациясенең бер генә шәһәрендә дә мондый гаилә тантанасы юк! Без тапшыруны нәкъ менә шулай, әниләребезгә һәм яраткан балаларыбызга изге, җылы, күңелле сүзләр әйтеп уздыруны үзебезнең бурыч дип саныйбыз».

Барлык фотолар ВК «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» альбомында урнаштырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 12 август 2026, 12:31



