«Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Шәһәр Советы депутаты, шәһәр ветераннары ассоциациясе җитәкчесе Шамил Аюпов үткәргән гражданнар кабул итүе узды.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе – махсус хәрби операциядә катнашучы Денис Галләмов. Ул пүптән түгел өенә әйләне кайткан һәм тыныч тормышка планнар төзи һәм үз эшен ачарга тели. Денисның әзер бизнес-идеясе һәм бизнес-планы бар, ләкин уңышлы башлау өчен аңа практик күнекмәләр кирәк.

Шамил Аюпов ветеранга 7 сентябрьдә шәһәребездә старт ала торган федераль «СВОй бизнес» программасында катнашырга тәкъдим итте. Программа «Эшмәкәрлек» партия проекты, шулай ук «ОПОРА РОССИИ», КУЭ Корпорациясе һәм ТР «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Программа махсус рәвештә ветераннар һәм аларның гаиләләре өчен төзелгән. Биш көнлек интенсив уку дәвамында катнашучылар юридик һәм салым мәсьәләләрен өйрәнәчәкләр, финанс планлаштыруга һәм базарны бәяләүгә өйрәнәчәкләр. Шулай ук Татарстан предприятиеләренә визитлар һәм үз бизнес-планнарын остазлар алдында яклау планлаштырылган.
Денис Галләмовка уку узарга тәкъдим иттеләр. Шәһәр хакимияте һәм партиядә ветеранның тәҗрибәсе һәм максатчанлыгы аңа уңышка ирешергә ярдәм итәчәгенә ышаналар.
Искәртеп узабыз, махсус хәрби операциядә катнашучыларны хуплау, тыныч тормышка адаптацияләүдә һәм эшмәкәрлек инициативасын үстерүдә ярдәм итү – «Бердәм Россия» эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 12 август 2026, 11:00



