Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 16 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы Россиядәге иң күпмилләтле шәһәрләрнең берсе статусын ныгытуны дәвам итә, урындагы мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында белем алучы 62дән артык милләт балаларының мәдәни кодын һәм традицияләрен саклауга аерым игътибар бирә. Бүген туган телдә уку һәм тәрбия белән колачлау 37,7%ка җиткән, ә шәһәрнең 11 мәктәбендә белем бирү процессы тулысынча татар телендә оештырылган.

Шәһәрдә татар телен өйрәнү өчен мәктәп укучылары өлешенең артуына тотрыклы тенденция күзәтелә: соңгы өч уку елы дәвамында бу күрсәткеч эзлекле рәвештә 66,8%тан 70,9%ка кадәр үскән. Укучыларның йомгак аттестациясенә җәлеп ителүе дә тәэсирле динамика күрсәтә. Биш ел эчендә татар теле имтиханын сайлаучы тугызынчы сыйныф укучылары саны 55тән 800 кешегә кадәр – 14 тапкырга арткан.

Туган телне белүне Яр Чаллы мәктәп укучылары иң югары дәрәҗәдә дә раслыйлар. Быел 11 нче сыйныфның дүрт тәмамлаучысы татар теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырган, ә бер укучы татар әдәбияты буенча БДИны уңышлы тапшырган. Моннан тыш, 36 Яр Чаллы укучысы татар теле буенча республика олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар статусларын яулаган.

Шәһәрдә яшәүче барлык халыкларның мәдәни мирасын, этномәдәни төрлелеген һәм туган телләрен саклауда мөһим звено булып Халыклар дуслыгы йорты «Чишмә» базасында уңышлы эшләп килүче 10 якшәмбе мәктәбе дә кала.

Пәнҗешәмбе, 13 август 2026, 12:10