Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 24 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Павловна Серягина 102 яшьлек туган көне хөрмәтенә котлаулар кабул итә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевтән юбилярны Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Мария Павловна Чистай районы Рус Сарсасы авылында крестьяннарның күп балалы гаиләсендә туган. Туган авылында 7 сыйныф тәмамлаган, аннан соң Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән, агроном белгечлеге алган. Укуны тәмамлагач, Спасск районындагы сода заводына эшкә урнашкан, аннары «Возрождение» совхозында агроном булып эшләгән. Сугыш вакытында санитарка булып эшләгән. 1956 елда Чистай машина-трактор станциясенә күчерелгән.

1954 елда авылдашы Вячеслав Андреевичкә кияүгә чыккан, бәхетле никахта өч бала туган. 1984 елдан кызы янында Яр Чаллы шәһәрендә яши.

Бүгенге көндә Мария Павловнаның 6 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.

Пәнҗешәмбе, 13 август 2026, 08:00