Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда эш сәфәре белән. Визитның төп максаты – Республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашу. Конференция башланганчы Рөстәм Миңнеханов «Следопыт» лагере эшчәнлеге һәм «Смеем мечтать!» гаилә мәктәбе белән танышты.

«Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагере Тукай районында агымдагы елның июлендә капиталь ремонттан соң ачылды. Монда инде 600дән артык бала ял иткән. Яңартудан соң объект ел әйләнәсе яшьләр белем үзәге статусын алды. Раис торак корпусларын, медицина пунктын, ашханәне карады һәм монда балаларның куркынычсыз һәм сыйфатлы ялы, эре чаралар үткәрү өчен барлык шартлар тудырылганын билгеләп үтте.

«Следопыт» лагерендә бүгенге көннәрдә Татарстанның һәм Идел буеның иң эре студентлар форумнарының берсе – «Лига форум» уза. Рөстәм Миңнехановка «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» Региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы проектлары турында сөйләделәр.

Аннары Татарстан Рәисе белем бирү сменасы катнашучыларын сәламләде. «“Лига форум” – талантлы яшьләрнең бары тик безнең республика гына түгел, ә бөтен ил өчен тартылу ноктасы. Эш еллары дәвамында форум сәләтле яшьләрнең ачык идеяләрен тормышка ашыру һәм әһәмиятле социаль инициативаларын гамәлгә ашыру өчен мәйданчыкка әйләнде. Форум традиция буенча студентларның иң яхшы вәкилләрен җыйды. Сезне максатчанлык, файда китерү теләге һәм иҗтимагый әһәмиятле эшчәнлектә актив катнашу аерып тора», – дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов сөйләгәнчә, Татарстан Россиядә яшьләр сәясәтенең флагманнарының берсе. Республикада балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялы инфраструктурасын үстерүгә традиция буенча ныклы игътибар бирелә. 2019 елдан 2026 елга кадәр 62 балалар сәламәтләндерү лагере реконструкцияләнгән һәм төзелгән. Агымдагы елның реновация программасына 19 лагерь кертелгән. Эш дәвам итәчәк, дип ышандырды ул һәм балаларга яхшы ял теләде.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» Региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы коллективына Рәиснең Рәхмәтен тапшырды.
Аннары Рәис Яр Чаллыдагы «Смеем мечтать!» шәхси гаилә мәктәбендә булды. Ул сыйныфларны, лабораторияләрне карады һәм балаларның уку программасы белән кызыксынды. Шулай ук интерактив актлар залын, китапханәне, скалодромны һәм ашханәне карады.



При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 13 август 2026, 11:00



