Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 14 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда эш сәфәре белән булды. Визитның төп максаты – республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашу. Конференция башланганчы ул «Следопыт» лагере һәм «Смеем мечтать!» гаилә мәктәбе эшчәнлеге белән танышты.

Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов «Яр Чаллы шәһәренең мәгариф системасы – мөмкинлекләр һәм үсеш территориясе» дигән урам күргәзмәсе белән танышты. Монда шәһәр мәктәпләре, хәрби-патриотик тәрбия үзәге, машина төзелеше профилендәге кадрлар әзерләү ресурс үзәкләре стендлары тәкъдим ителгән иде. Театр фойесында республика Рәисенә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында кулланыла торган иң яхшы эшләнмәләр һәм укыту методлары турында сөйләделәр.

«Мастеровые»га пленар утырышына узу алдыннан, кунакларны шәһәребезнең мәктәп укучылары концерт программасы белән каршы алды.

Театр эчендә кунакларны КАМАЗ, Юнармия һәм башка оешмалар стендлары көтте.

Конференциядә чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов 2010 елдан бирле республикада 115 мәктәп, 303 балалар бакчасы төзелгәнен искә төшерде. «Бу зур ресурслар. Капиталь ремонтка да зур акчалар юнәлтәбез. Өстәмә рәвештә урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең тулай торакларын ремонтлыйбыз. Иң мөһиме – безнең яңа мәктәпләрдә дә, ремонттан соңгы мәктәпләрдә дә уку елын вакытында һәм сыйфатлы башларга тиешбез».

Шулай ук Татарстан Рәисе Яр Чаллының мәгариф өлкәсендәге казанышларын билгеләп үтте.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үз чиратында Яр Чаллының лидерлык дәрәҗәсен ышанычлы саклап калуын билгеләде: БДИ буенча уртача балл шәһәребездә тагын бер тапкыр республика һәм бөтенроссия күрсәткечләреннән артты. Аерым горурлык – Яр Чаллы педагоглары. Әзерлекнең югары дәрәҗәсе һөнәри ярышларда раслана: быел 27 укытучы һөнәри конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар булды.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов куркынычсызлык темасын күтәрде. Ул очкычлар һөҗүме куркынычы игълан ителгәндә, кешеләр яшерен урыннарда булырга тиешлеген искә төшерде: «Бу бик уңайлы булмаска да мөмкин, ләкин кеше гомере барлык уңайсызлыклардан да мөһимрәк. Шуңа күрә сезгә мөрәҗәгать итәм –  куркынычсызлык, бигрәк тә белем бирү учреждениеләрендә, сезнең өстенлекле контрольдә булырга тиеш».

Киңәшмәне тәмамлап, укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Шулай, «Ана Даны – Материнская слава» медале 96 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Анна Комаровага тапшырылды. 77 нче гимназия укытучысы Татьяна Әхмәтшина «Халык укытучысы» мактаулы исеменә лаек булды.

Пәнҗешәмбе, 13 август 2026, 16:30