Бүген Яр Чаллы масштаблы спорт вакыйгасын – «WINLINE. IBA. PRO 20. МЭР КУБОГЫ» халыкара бокс турнирын кабул итә, ул бөтен илдән һәм чит илләрдән иң көчле профессионалларны җыйды. Турнир башланганчы «Олимпийский» олимпия резервы спорт мәктәбе янында экологик акция узды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев илнең билгеле боксчылары, шул исәптән Николай Валуев белән бергә 50 агач – таллар һәм тирәкләр утыртты.

Шәһәр мэры аллея булдырырга һәм агач утыртуда катнашкан боксчыларның исемнәре язылган мәгълүмат тактасы куярга тәкъдим итте.

Бокс турниры бүген сәгать 18:30да Боз сараенда башланачак. Турыдан-туры трансляция Матч! Боец телеканалында һәм Матч ТВ каналларында алып барылачак.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 14 август 2026, 14:40



