Бүген шәһәр мэры 58 нче мәктәп укучысы Назар Уткинга велосипед бүләк итте. Наил Мәһдиев бу факт турында массакүләм мәгълүмат чараларыннан белгән һәм малай белән очрашырга булган.

«Батырлыкка урын, күрәсең, тыныч тормышта да бар. Яр Чаллыда яшәүче, укучы малай курыкмаган, ихтыяр көче күрсәтеп, кызны коткарган. Мин бу вакыйгадан читтә кала алмадым: һәрберебезнең балалары, оныклары бар, шуңа күрә гражданин буларак, шәһәр җитәкчесе буларак, кеше буларак Назарны билгеләп үтүне үземнең бурычым дип санадым.
Велосипед сатып алдык, бу яхшы бүләк дип уйлыйм, ул аңа үзенең батырлыгын искә төшерсен, ә иптәшләре үрнәк алсын», – диде шәһәр мэры.

Искәртеп узабыз, 12 яшьлек Назар Уткин күлдә батып барган кызны коткарган. Вакыйга июль ахырында Алабуга районында булган. Назар әбисендә кунакта булган һәм якында коенып йөргәндә ярдәм сорап кычкырулар ишеткән. Малай тиз арада батып барган кыз янына йөзеп барып, аңа судан чыгарга ярдәм иткән.
Малайны йөзергә әтисе Артем Уткин өйрәткән.
Күрсәткән батырлыгы өчен Яр Чаллы егетенә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев кулыннан рәхмәт хаты тапшырылган. Назарның ата-анасына да улларын яхшы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерелгән.
Билгеләп үтелгәнчә, балалар суда ял итү өчен билгеләнмәгән урында коенганнар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 14 август 2026, 17:40



