Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 14 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Боз сараенда узган «WINLINE. IBA. PRO 20. МЭР КУБОГЫ» халыкара бокс турниры тәмамланды. Ярышларда олимпия чемпионнары һәм профессионаллар катнашты, кунаклар арасында Николай Валуев та бар иде.

Спорт чарасы алдыннан сәләмләү сүзе белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Ул Яр Чаллының уникаль тарихын искә төшерде: ачык яланда ярты миллионлы шәһәр һәм иң эре автомобиль заводы төзелгән. Бу батырлыкның нигезендә тырыш хезмәт ята. Бу сыйфат чаллылыларда да, боксчыларда да зур үсеш алган.

«Яр Чаллының характеры һәм фундаменты бокска бик охшаш: монда да хезмәт, хезмәт һәм тагын бер кат хезмәт кирәк! Нәкъ менә бу сыйфатлар яшьләргә чын спортчылар, батыр кешеләр булырга мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады шәһәр мэры.

Аерым рәхмәт сүзләре Татарстан Дәүләт Советы депутаты Олег Николаевка юнәлдерелде, аның спортка һәм шәһәргә мәхәббәте ярдәмендә бу бәйрәм уздырылды.

Нәтиҗәләр буенча мэр Кубогын Яр Чаллы егете Сергей Сергеев яулады.

Искәртеп узабыз, боксчылар Николай Валуев белән бергә «Олимпия» олимпия резервы спорт мәктәбе янында аллея утыртканнар иде.

Шимбә, 15 август 2026, 12:00