2-4 сентябрь көннәрендә Яр Чаллыда «Иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе» Бөтенроссия конкурсы узачак. Өч көн дәвамында конкурсантларга түбәндәге категорияләрдәге транспорт чараларында шәхси беренчелек кысаларында берничә сынау узарга туры киләчәк: йөк күтәрүчәнлеге 3,5тән 10 тоннага кадәр булган йөк автомобильләрендә С категориясе йөртүчеләре өчен шәхси зачет; ярымприцеплы тарткыч составындагы автопоездта СЕ категориясе йөртүчеләре өчен шәхси зачет.

Конкурсны оештыручы булып Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты («НИИАТ» ААҖ) Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, «КАМАЗ» ААҖ һәм «Шәһәр транспорты» предприятиясе ярдәмендә чыгыш ясый.
Конкурстың приз фонды 1 млн сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, СЕ категориясендә җиңүче «КАМАЗ»дан махсус приз – «Москвич» автомобиле алачак.
«Иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризаны конкурстың рәсми сайтында бирергә мөмкин: https://bestdriver-rf.ru.
Гаризалар кабул итү 2026 елның 22 августына кадәр дәвам итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 18 август 2026, 11:00



