Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 14 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына ел башыннан бишенче, ә махсус хәрби операция башланганнан бирле 55 нче партия шефлык ярдәме – авырлыгы 30 тоннадан артык булган йөк юнәлтелде.

Шефлык ярдәме битараф булмаган чаллылылар, шул исәптән эшмәкәрләр һәм депутатлар: Сергей Рачков, Рөстәм Гәрәев, Денис Стульников, Денис Васьков, Сергей Акульчев, Михаил Левашов тарафыннан эзерләнелде. Шулай ук Азат Гобәйдуллин һәм «Мәдинә һәм аның командасы» инициатива төркеме ярдәм күрсәтте.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев барлык кешеләргә рәхмәт белдерде: «Мин еш кына хезмәттәшләрем белән анда командировкаларда булам һәм якын арада тагын юлга чыгам. Бәйрәмнәр – бәйрәмнәр, ләкин бәйрәм көннәре артында да, гади көннәр артында да без иң мөһим нәрсәне – алгы сызыкта булган кешеләребезне онытмыйбыз. Мин сезгә лаеклы егетләребездән зур кешелекле рәхмәтләрен тапшырырга телим. Алар сүздә түгел, ә гамәлдә патриотлар. Ә патриотизм нәкъ менә авыр минутта сынала, Ватанга, без туган, дөньяга килгән, йөрергә, сөйләшергә, дуслашырга, яратырга һәм изге гамәлләр кылырга өйрәнгән җиргә авыр булганда сынала».

Йөк составына сугыш бурычларын нәтиҗәле үтәү өчен кирәкле төзелеш материаллары һәм җиһазлар керде.

Чәршәмбе, 19 август 2026, 18:18