Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 21 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда ике хатын-кыз – Таисья Николаевна Мазырина һәм Мария Константиновна Матросова – үзләренең 96 яшьлек туган көннәрен билгеләп үтәләр. Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин хөрмәтле ветераннарны туган көннәре белән котлады.

Аларның биографияләрен хезмәт сөючәнлек һәм Ватанга тугрылык берләштерә: Таисья Мазырина колхоз эшчесеннән «КАМАЗ» автоҗыю заводы хезмәткәренә кадәр юл үткән. Мария Матросова укытучы, аннары «УРЭИК» коммуналь унитар предприятиесендә машинист булып эшләгән.

Ике хатын-кыз да зур гаиләләр тәрбияләгәннәр. Таисья Николаевна ике ул үстергән, аның дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Мария Константиновнаның дүрт баласы, алты оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

Пәнҗешәмбе, 20 август 2026, 16:42