Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуны бәйрәм итү белән бәйле рәвештә, 21 августта сәгать 23:00гә кадәр транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә.
Түбәндәге юллар ябылачак: Хәсән Туфан проспектыннан Рәис Беляев проспекты белән киселешенә кадәрге участокта Раскольников урамы; Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәрге участокта Хәсән Туфан проспекты; Хәсән Туфан проспектыннан Раис Беляев проспекты белән киселешенә кадәрге участокта Раскольников урамы.
Машина йөртүчеләрдән сәяхәтләрен планлаштырганда бу мәгълүматны исәпкә алулары һәм альтернатив маршрутларын алдан сайлаулары сорала.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 21 август 2026, 06:30



