Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 26 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җыелучыларга җылы һәм илһамландыручы сүзләр белән мөрәҗәгать итеп, Яр Чаллының республикабызны үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте һәм бу юбилей һәр халыкның хезмәтенә һәм сәләтенә лаеклы хөрмәт күрсәтү булуын өстәде:

«Яр Чаллының дүрт гасырлык тарихы – бу гаҗәеп чыдамлыкның һәм күп буыннарның фидакарь хезмәтенең шаһитлыгы. Аларның туган җиргә мәхәббәте ярдәмендә, Кама ярындагы кечкенә торак пункттан шәһәр илнең иң эре сәнәгать һәм мәдәни үзәкләренең берсенә кадәр үскән. Һичшиксез, Яр Чаллы тарихы КАМАЗ белән тыгыз бәйләнештә. Йөк автомобильләре заводын төзү турындагы карар нәкъ 57 ел элек, 1969 елның августында кабул ителгән. Ә 1976 елның февралендә конвейердан беренче серияле КАМАЗ йөк машинасы төшкән».

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аларга шәһәребезнең 11 хезмәтчәне лаек булды.

Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән ил машина төзелешен үстерүгә керткән әһәмиятле өлеше өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән «КАМАЗ» ААҖның баш конструкторы – Фәнни-техник үзәк директоры Евгений Макаров, төзелеш комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен «Дуслык» ордены белән «Евростиль» компаниясе директоры Ильнар Гайсин бүләкләнделәр.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән «Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме Пресс-рама заводының производство-технология бүлеге башлыгы Николай Тихоновка бирелде. Гаилә институтын ныгытудагы казанышлары өчен «Ана даны – Материнская слава» медале белән җиде бала анасы Марина Андрианова бүләкләнде,

«Намуслы хезмәте өчен» медале белән «КАМАЗ» ААҖ Пресс-рама заводының инструменталь слесаре Николай Торошин, «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән «Домкор Индустрия» компаниясенең ремонтчы-слесаре Назиф Зайнашев һәм «Татэнерго» ААҖ филиалы – «Яр Чаллы Җылылык-электроүзәге»нең электрик цехы электромонтеры Ирина Лобыкина бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» мактаулы исемен Пресс-рама заводының фрезерлаучысы Раиф Гәрәев алды, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исеме Яр Чаллы педагогика көллияте психология укытучысы Әлфия Разовага бирелде, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исемен Яр Чаллы сәнгать көллияте укытучысы Маргарита Осипова алды, «Татарстан Республикасының атказанган химигы» мактаулы исеме Кую заводының үзәк технологик лабораториясе лаборанты Елизавета Саргсянга бирелде.

Бүләкләү фотолары ВК «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» рәсми төркемендә урнаштырылган.

Җомга, 21 август 2026, 16:30