Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 14 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Иртәгә, 23 августта, сәгать 8:00дан 13:00гә кадәр Яр Чаллыда транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертеләчәк. Хәрәкәт схемасындагы үзгәрешләр «Россия спорты» программасы ярдәмендә уздырыла торган «Кама ярыммарафоны» массакүләм ярышларын үткәрү белән бәйле.

Билгеләнгән чорда транспорт чаралары хәрәкәте түбәндәге участокларда вакытлыча туктатылачак: Хәсән Туфан проспектында Сөембикә проспектыннан Җиңүнең 40 еллыгы урамына кадәрге участокта Җиңүнең 40 еллыгы урамы юнәлешендә; Сөембикә проспектында Рәис Беляев проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәрге участокта Хәсән Туфан проспекты юнәлешендә; Җиңүнең 40 еллыгы урамында Хәсән Туфан проспектыннан Раис Беляев проспектына кадәрге участокта Раис Беляев проспекты юнәлешендә.

Оештыручылар машина йөртүчеләргә әйләнеп узу маршрутларын алдан планлаштырырга, ә шәһәр халкына һәм кунакларына җәмәгать транспортын кулланырга тәкъдим итә. Чара «Россия спорты» программасы кысаларында сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыруга һәм массакүләм физик культураны үстерүгә юнәлдерелгән.

Шимбә, 22 август 2026, 10:00