Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 28 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Энтузиастлар бульварында активистлар Бөтенроссия «Ватан төсләре» акциясе кысаларында 10 метрга 9,5 метрлы полотноны тантаналы рәвештә ачтылар. Россиянең өч төсле байрагы – җәмгыятьне берләштерүче символ. Ул илебезнең һәр гражданына якын булган кыйммәтләрне һәм идеалларны: тынычлык, намуслылык, тугрылык, батырлык һәм көчне чагылдыра.

Гигант байракны «Орион» яшьләр үзәге волонтерлары шәһәр байкер клублары вәкилләре белән бергә ачтылар. Масштаблы акциядә бөтенроссия «Ночные волки» һәм «Ночные валькирии» клублары әгъзалары, шулай ук Яр Чаллы «Дикие» мотоклубы катнашты.

Чара Россия Федерациясе Дәүләт байрагы көнен бәйрәм итүгә багышланган. Мондый инициативалар патриотик тәрбия бирүгә, ирекле хәрәкәтләрне үстерүгә һәм гражданлык үзаңын ныгытуга юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына тулысынча туры килә, төрле буыннарны уртак кыйммәтләр тирәсендә берләштерә.

Шимбә, 22 август 2026, 14:00