Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 16 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулу уңаеннан һәм «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында таныклы волейболчылар Алексей Казаков һәм Андрей Егорчев 11 нче спорт мәктәбендә булдылар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев чакыруы буенча спортчылар яшь тәрбияләнүчеләр белән очрашып, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм аларны яңа казанышларга рухландырдылар.

Алексей Казаков һәм Андрей Егорчев – атказанган спорт мастерлары, Олимпия уеннары призерлары, күп тапкыр Европа һәм дөнья чемпионнары. 

Очрашу барышында яшь спортчылар сораулар бирделәр, аннан соң волейбол йолдызлары практик мастер-класс үткәрделәр һәм яшь спортчыларның күнекмәләрен бәяләделәр. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов һәм шәһәр Волейбол федерациясе ярдәмендә үтте. Мондый вакыйгалар яшьләргә үз спорт төрләренең иң яхшы вәкилләреннән өйрәнергә уникаль мөмкинлек бирә. 

Дүшәмбе, 24 август 2026, 14:00