МТС Яр Чаллыда «МТС белән җәй» проектының йомгакларын чыгарды, проект шәһәребезнең 400 еллык юбилее алдыннан шәһәр хакимияте ярдәмендә гамәлгә ашырылды. МТС Геоэффект мәгълүматлары буенча, ике атналык эш дәвамында Табиев яр буендагы күңел ачу мәйданчыгына якынча 45 мең кеше килгән. Проектның үзәк вакыйгасы булып Mary Gu концерты булды, ул Кама ярында 7 меңнән шәһәр халкын җыйды.

«МТС белән җәй» мәйданчыгында ике атна дәвамында бушлай уен һәм спорт зоналары эшләде, анда шәһәр халкы баскетбол, панна-футбол, өстәл теннисы, диңгез сугышы уйный, шахмат партиясендә стратегик фикерләүне үстерә алды. Иң популяр уен булып төшә торган таяклар белән уен булды, анда чаллылылар реакция тизлеген тикшерә алдылар. Бушлай тренировкалар, аркан сикерү, интеллектуаль квизлар, кичке диджей-сетлар – Табиев яр буен җәйнең соңгы атналыкларында шәһәр халкы өчен тартылу үзәкләренең беренә әйләндерде.
«МТС белән җәй» проектының Яр Чаллыдагы төп музыкаль вакыйгасы булып Россия поп-йолдызы Mary Gu концерты булды. Артистканың лирик җырларын тыңларга 7 меңнән артык шәһәр халкы килде.

Мәйданчык кунаклары тәэсирләре белән социаль челтәрдә актив бүлештеләр – концерт көнендә чаллылылар интернет-трафикны 4 тапкырга күбрәк кулланганнар, шулай ук телефон аша 2,5 тапкырдан артык сөйләшкәннәр.

«Шәһәрнең 400 еллык юбилеен бәйрәм итү алдыннан эшләтеп җибәрелгән “МТС белән җәй” мәйданчыгы ике атна дәвамында чаллылыларның дуслары һәм якыннары белән очрашу һәм ял итү урынына әйләнде, анда шәһәр халкы күңел ачу һәм спорт белән шөгыльләнү генә түгел, ә технологияләр белән дә танышты. Мәйданчыкка килүчеләренең социаль челтәргә йөкләнешне исәпкә алып, цифрлы уңайлылыгын тәэмин итү өчен, без Табиев яр буенда өстәмә мобиль база станциясен алдан урнаштырдык», − дип сөйләде МТСның Татарстандагы директоры Марат Кабанов.
Яр Чаллы «МТС белән җәй» мәйданчыгы эшләгән Екатеринбургтан соң икенче шәһәр булды. 28 августтан күңел ачу мәйданчыгы Уфада эшли башлаячак.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 24 август 2026, 14:22



