Шәһәр Советының IX утырышында муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина документның урындагы нормаларны гамәлдәге федераль законнарга тулысынча туры китерү өчен әзерләнгәнен аңлатты.

Төзәтмәләр өчен нигез булып 2026 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы «Бердәм ачык хакимият системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон булды. Бу закон вәкаләтле орган депутатының вәкаләтләре башлану һәм туктату тәртибен төгәлләштерә. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы Шәһәр Советы депутаты статусы турындагы Нигезләмәнең 2 нче статьясының 2 нче өлешенә кирәкле үзгәрешләрне рәсми рәвештә кертү тәкъдим ителде.
Көн тәртибенең тагын бер мәсьәләсе булып Шәһәр Советының гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясе рәисе вазыйфасына Ринат Алимбәковны раслау булды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев социаль-мәдәни өлкәдә киң мәсьәләләрне караучы комиссиянең актив эшен билгеләп үтте һәм яңа рәиснең хезмәттәшләре һәм шәһәр җитәкчелеге белән алга таба конструктив үзара эшчәнлегенә өметләнүен белдерде.

Депутатлар ике пункт өчен дә бертавыштан тавыш бирделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 27 август 2026, 15:35



