Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 16 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов 03.12.2025 елдагы 3/10 номерлы «Яр Чаллы муниципаль берәмлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләре составын раслау турында» Шәһәр Советы карарына төзәтмәләр кертү тәкъдимен белдерде. Төзәтмәләр ясау кирәклеге кадрлар составында булган үзгәрешләр белән бәйле.

Яңартылган документ комиссияләргә шәһәрнең балигъ булмаган халкының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау буенча эшне тулы күләмдә дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк. Яр Чаллы муниципаль берәмлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе составына Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ольга Абдуллаева, «85 нче Психологик-медик-социаль ярдәм күрсәтү үзәге» директоры Елена Егорова, Башкарма комитетның физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Илья Резников, социаль яклау идарәсе башлыгы Райлә Якупованы кертергә тәкъдим ителде.

Депутатлар тәкъдим ителгән кандидатураларны хупладылар.

Пәнҗешәмбе, 27 август 2026, 15:40