Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Төньяк» төркеме сугышчылары белән очрашты һәм аларга шефлык ярдәме партиясен тапшырды.

«Озак еллар дәвамында без илебез Кораллы Көчләренең тугры дуслары, ышанычлы ярдәмчеләре булып торабыз. Без алга таба да Ватан сагында торган армияне хуплаячакбыз!», – дип язды Наил Мәһдиев үзенең «ВКонтакте» рәсми битендә.

Йөк җыюда катнашучылар – Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Рәвил Әхмәтшин, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, «НП «ЛАТ» ассоциациясе җитәкчесе Михаил Левашов, шулай ук Россия Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар Борис Дудко һәм Михаил Марцев сугышчылар белән очрашуга килделәр.

Бу юлы төркем подразделениеләренә 16 КАМАЗ йөк тапшырылды: хәрби махсус техниканың төрле төрләре, саклану корылмалары төзү өчен материаллар, көнкүреш техникасы, мичләр һәм генераторлар, кием-салым һ.б. Шулай ук өч УАЗ һәм Шевроле Нива автомобиле тапшырылды. «Төньяк» төркеме хәрби хезмәткәрләре белән татарстанлылар Россия Оборона министрлыгының бер частендә очраштылар. Чарада часть призывниклары да катнашты.
Искәртеп узабыз, күптән түгел Яр Чаллыдан 30 тоннадан артык шефлык ярдәме җибәрелгән иде. Йөк составына сугыш бурычларын нәтиҗәле үтәү өчен кирәкле төзелеш материаллары һәм җиһазлар кергән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 25 август 2026, 17:05



