Халык вәкилләренә бүләкләрне шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды.
Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Боерыгы белән Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәрләрен тәэмин итү буенча бурычларны үтәүгә ярдәм һәм хуплау өчен «Генерал-лейтенант Павлов» медале белән Шәһәр Советы депутаты, «СтройТраст» компаниясе генераль директоры Раил Миңнегалиев бүләкләнде.

2026 елда Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертү турында таныклык – югары һөнәри казанышларны һәм намуслы хезмәтне иҗтимагый тану билгесе – Шәһәр Советы депутаты, Яр Чаллы шәһәре «Шәһәр махсус хәрби операция ветераннары советы» ассоциациясе рәисе урынбасары Тимур Нусратовка тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 27 август 2026, 15:45



