Премия яшьләр эшмәкәрлеген үстерү буенча Бөтенроссия программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Катнашучылар 16-35 яшьлек РФ гражданнары була ала, эшмәкәрлек эшчәнлеген юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр ким дигәндә 2 ел, үзмәшгульләр ким дигәндә 1 ел дәвамында алып барырга тиешләр.

Гаризалар 10 номинация буенча кабул ителә: «Социаль эшмәкәр», «Яшь җитештерүче», «Эштә ялгыз», «Креатив индустрияләр», «Яшь аграрий», «Архитектурада яшьләр», «Фән һәм технологияләр», «Кунакчыллык индустриясе», «Эштә бердәмлек», «Маркетплейс лидеры». Моннан тыш, 2 махсус номинация каралган – «Ватан калканы» һәм «Ел яшь эшмәкәре».
Премиядә катнашу өчен 31 августка кадәр түбәндәге сайтта теркәлү узарга кирәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 27 август 2026, 11:20



