54 нче гимназия территориясендә 38 нче комплекс халкы өчен гаилә бәйрәме узды – Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертү турында таныклыклар тапшырылды, беренче сыйныф укучыларына «Алабуга» Махсус икътисадый зонасыннан портфельләр бүләк ителде, активистларга рәхмәтләр тапшырылды.
31.jpg)
Бүләкләргә түбәндәгеләр ия булдылар: 54 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Алмаева; 54 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лина Вәлиева; 13 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Зөлфия Дадашова; 46 нчы мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучысы Ләйсән Исламова; 54 нче гимназиянең химия укытучысы Ләбибә Сафина; 46 нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Рүзилә Хәбибуллина; 13 нче Балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано укытучысы Җәмилә Хәмитова; 46 нчы мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучысы Алсу Харисова.
121.jpg)
13 нче Балалар сәнгать мәктәбе концерты, мастер-класслар һәм күргәзмәләр шатлык атмосферасы тудырды – мәктәп яңадан күршеләр дуслыгы урынына әйләнде.
51.jpg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 28 август 2026, 08:10



