«Шатлык» яшьләр үзәгендә «Хезмәт һәм батырлык фестивале» узды. Фестивальнең мактаулы кунаклары арасында муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Россия Федерациясе Герое генерал-полковник Александр Лапин булды.

Үзәк вакыйга булып Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертү турында исемле таныклыклар тапшыру булды. Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында эшләтеп җибәрелгән.
Бу көнне шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының 17 иң яхшы хезмәткәре лаеклы сертификатлар алды. Архитектура идарәсенең генераль план һәм территорияләрне үстерү бүлеге баш белгече Инга Юрина шәһәр йөзен формалаштыруга үз өлешен кертә.
Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар интернатының социаль эш буенча белгече Алия Абдуллина өлкән буынга кайгыртуы өчен югары хөрмәткә лаек булды. «Домкор Индустрия» компаниясенең изделие формалаучысы Мөдәрис Биктаһиров, «ДОМИКО» компаниясенең генераль директор урынбасары Рафис Гарипов, «КАМАЗ»ның инженер-конструкторы Салават Гарипов шәһәрнең сәнәгать потенциалын ныгытуга үз өлешләрен керттеләр.
«Автомобиль юллары предприятиесе»нең җитештерү буенча директор урынбасары Илшат Гилмиев республика транспорт артерияләренең ышанычлылыгын тәэмин итә. «Сетевая компания – Камские электрические сети» филиалының инженеры Светлана Грачева шәһәрнең энергетик куркынычсызлыгын контрольдә тота. «СтройТраст» компаниясенең балта остасы Александр Евдокимов ышанычлы төзелеш өчен хезмәт итә. «Евростиль» компаниясенең склад мөдире Рәмзия Каримова склад хуҗалыгының камил эшен тәэмин итә.
41.jpg)
«Шәһәр хуҗалыгы дирекциясе» директоры урынбасары Рәзидә Маликова шәһәр хуҗалыгы һәм төзекләндерү өчен җавап бирә. «Параллакс Поволжье» компаниясенең монтажчысы Раил Мөхәммәтханов шәһәр биналарында уңайлы микроклимат тудыра. «Комфортное жилье» компаниясенең баш энергетигы Данис Нуреев Яр Чаллы йортларында һәрвакыт җылылык һәм уңайлык булуын күзәтә.
18 нче мәктәп директоры Наил Гайнуллин һәм А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның уку-тәрбия эше буенча директор урынбасары Эльвира Мөхтәрова милләтнең киләчәген тәрбиялиләр.
«Шәһәр транспорты»ның автобус йөртүчесе Рамил Сафин көн саен шәһәр халкын эш урынына һәм өйләренә илтеп куя. «КАМАЗ» логистика үзәге цехы башлыгы Юрий Терещенко автогигант логистикасының бердәм эшен тәэмин итә. 5 нче шәһәр хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлназ Хисамиева чаллылылар сәламәтлеге өчен хезмәт итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 27 август 2026, 10:00



