Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 28 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Җиңү паркында фронттагы сугышчыларыбызга ярдәм итүче хезмәт кешеләрен һәм волонтерларны хөрмәтләү узды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәребезнең, иң беренче чиратта, хезмәтчәннәр шәһәре һәм легендар КАМАЗларның Ватаны икәнен ассызыклады. Аның сүзләре буенча, ил һәм республика өчен кирәкле машина төзелеше продукциясе икътисадның реаль секторында эшләүче чаллылыларның акылы, сәләте һәм осталыгы белән төзелә:

«Электрон Мактау тактасы — бу хезмәт кешеләренә хөрмәт күрсәтү, аларның җитештерүдәге, республика һәм туган шәһәребез масштабындагы казанышларын тану. Сезнең өстә шәһәр икътисады, безнең көчле, дус Татарстан Республикасы икътисады тора. Хезмәт кешеләре безнең илдә барлык вакытта да хөрмәттә булдылар, һәм бүген без моны бүләкләр тапшырып, аларны җәмәгать алдында хөрмәтләп раслыйбыз. Миңа калса, бу Татарстанда гамәлгә ашырыла торган бик яхшы, изге проект».

Шулай, «Фронтка ярдәм өчен» медале һәм х/б 03385 Командирының Рәхмәт хаты белән Дамир Исламов һәм Алия Исламова гаиләсе бүләкләнде. «Махсус хәрби операциягщ ярдәм иткәне өчен» медале Сергей Брылевка, ә РФ Оборона министрлыгының «Россия Федерациясе саклануын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале Валерий Аблашевка, Станислав Адаскевичка, Олег Ведерниковка, Динара Яковлевага тапшырылды.

Чара кысаларында шулай ук Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турында таныклыклар тапшыру узды. Сәнәгать һәм җитештерү өлкәсендә бу хөрмәткә «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгенең программа белән идарә ителә торган манипуляторлар һәм станоклар көйләүчесе Николай Матвеев, КАМАЗ Автомобиль заводының җитештерү буенча директор урынбасары Георгий Саксин, Тимер кою заводының литей технологияләре буенча баш эксперты Андрей Ухов, Техник контроль департаменты бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Дютин һәм Ремонт-инструменталь заводының 6 разрядлы фрезерлаучысы Константин Шиляев лаек булдылар.

Мәгариф һәм остазлык тармагында электрон мактау тактасына 15 нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Галина Миляева, 15 нче мәктәп укытучысы Рүзәлия Туктарова, 19 нчы мәктәп укытучысы Анна Лысенкова, 1 нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның өстәмә белем бирү педагогы Валерий Комиссаров, Поташов исемендәге Техник көллият җитәкчесе урынбасары Равил Заһретдинов һәм Поташов исемендәге Техник көллият укытучысы Маргарита Заплетаева кертелделәр.

Сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм муниципаль идарә өлкәләрендә 86 нчы «ОМЕТ» мәктәбенең өлкән шәфкать туташы Лидия Токарева,  7 нче Балалар сәнгать мәктәбе директоры Ольга Хаметшина, Автозавод районы хакимиятенең мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге башлыгы Хәлидә Җандарова һәм шәһәр Башкарма комитетының хокук идарәсе суд-хокукый эшләр бүлеге башлыгы Юлия Крикун билгеләнделәр.

Пәнҗешәмбе, 27 август 2026, 19:00