Хөрмәтле чаллылылар!
Татарстан Республикасы көне белән иң ихлас котлауларымны кабул итегез!
Бәйрәм барыбызны да – үз туган ягын яратучыларны, күпмилләтле Татарстанның традицияләрен сакчыл саклаучыларны, рухи кыйммәтләргә хөрмәт белән караучыларны, хезмәт сөючәнлекне, үзара ярдәмне һәм якындагы кешегә кайгыртуны хөрмәт итүчеләрне берләштерә.
Яр Чаллы Татарстан Республикасы белән бердәм ритмда яши һәм үсә: шәһәр йөзе яңара, сәнәгать һәм социаль өлкә үсә, яңа мөмкинлекләр ачыла.
Халыкның тырыш хезмәте һәм Татарстан Республикасы Җитәкчелегенең һәм шәхсән Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәме белән Яр Чаллы үсеш ала, үз тарихын саклый һәм хөрмәт итә, сәнәгать, фәнни-техник һәм кеше потенциалын арттыра, киләчәккә ышанып карый.
Бүген безнең алда Яр Чаллыны, Татарстан Республикасын һәм бөтен илне алга таба үстерү буенча мөһим бурычлар тора. Барлык уйланганны тормышка ашыру безнең көчтә, чөнки шәһәребезнең төп байлыгы – актив, хезмәт сөючән, талантлы һәм битараф булмаган, идеяләргә, энергиягә һәм туган шәһәрне, күпмилләтле республикабызны тагын да заманчарак, матуррак һәм уңайлырак итү омтылышына тулы кешеләр.
Хөрмәтле чаллылылар! Намуслы хезмәтегез, Яр Чаллыга, Татарстан Республикасына мәхәббәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек! Изге гамәлләрегез һәм башлангычларыгыз туган шәһәрнең һәм республиканың иминлегенә һәм чәчәк атуына ярдәм итсен.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 30 август 2026, 08:10



