Яр Чаллыда Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелде. Төп чаралар «Акварель-2026» Чәчәк фестивале кысаларында кече мәйданда узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты, ул шәһәр халкын бәйрәм белән котлады.

«Бүген безнең дус, көчле, күпмилләтле республикабыз үзенең төп бәйрәмен – Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Без – аның аерылгысыз өлеше, сәнәгать үзәге, Россия Федерациясенең автомобиль башкаласы һәм легендар КАМАЗларның Ватаны – бүген бердәм гаилә булып, туганнарыбыз, якыннарыбыз һәм кунакларыбыз белән бергә бу матур көнне бәйрәм итәбез.
Яр Чаллы шәһәре уникаль тарихка ия, аны якындагы йөз-ике йөз елда планетада беркем дә кабатлый алмаячак. Уйлап карагыз: алты ел чамасы эчендә яланда дөньядагы иң эре автомобиль заводы һәм ярты миллионлы шәһәр төзелде! Монда шул чактагы Советлар Союзының төрле почмакларыннан 82 милләт һәм халык егет-кызлары килделәр. Алар чын хезмәт батырлыгын күрсәттеләр. Без үз тарихыбызны истә тотабыз һәм аның белән чын күңелдән горурланабыз!

Бүген бу сәхнәдән яңа буын чаллылылар исеменнән без беренче төзүчеләребезгә: сезнең әни-әтиләрегезгә, әби-бабаларыгызга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Нәкъ менә алар илебезнең һәм бөтен дөньяның картасында киң проспектлы, матур архитектуралы һәм күңелле кешеләре булган заманча шәһәр барлыкка килсен өчен барысын да эшләделәр», – дип ассызыклады шәһәр мэры.
Чәчәк фестивалендә шулай ук иң яхшы композицияләргә конкурс йомгаклары чыгарылды. Идарәче компанияләр арасында «Купец» эше өчен «Энтузиаст» һәм «Центральный» идарәче компанияләре җиңү яулады. Икенче урынны «КАМАЗ» композициясе өчен «Комфортные дома» һәм «Автозаводский» идарәче компанияләре алды, ә өченче урынны – «Сабантуй» эше өчен «Камстройсервис» һәм «Жилищный фонд» яулады. Предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы нәтиҗәне «Шәһәр гербы» эше белән Мәгариф идарәсе күрсәтте. II дәрәҗә дипломны «Чаллы починокы» өчен «Мәдәният һәм ял паркы» алды, ә III дәрәҗәне – «Конка» композициясе өчен «Шәһәр транспорты» предприятиесе алды. Барлыгы 24 композиция тәкъдим ителгән иде.


Тантананың кульминациясе булып бүләкләү церемониясе булды: сәхнәдә хезмәтләрендә уңыш күрсәткән кешеләрне һәм шәһәрнең чәчәк атуына аерым өлеш керткән алдынгы предприятиеләрне хөрмәт иттеләр.

Шулай, төрле тармак белгечләренә үз эшләрендә күренекле уңышлар күрсәткәннәре өчен Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертү турында исемле таныклыклар тапшырылды.
Мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә югары бүләкләргә 38 нче урта гомуми белем мәктәбенең ашханә мөдире Галия Адиатуллина, Яр Чаллы педагогика көллияте музыка укытучысы Зөлфирә Әминова, 59 нчы «Адымнар-Чаллы» полилингваль гимназиясе китапханәчесе Флүрә Бурханова, 45 нче урта гомуми белем мәктәбенең балта остасы Анатолий Грецких, «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Әлмира Зарипова, 69 нчы «Салават күпере» балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе Эльвира Коренек һәм 14 нче балалар-үсмерләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Денис Карпухин лаек булдылар.
Төбәкнең сәнәгать потенциалын Электрон мактау тактасында шәһәр ясаучы предприятие хезмәткәрләре тәкъдим иттеләр: «КАМАЗ» Запас частьләр һәм компонентлар заводының электромонтеры Нәдиф Әхмәтов, «КАМАЗ» Җитештерү булмаган сатып алулар үзәгенең металллар һәм материаллар сайлау һәм инжиниринг төркеме җитәкчесе Наилә Валетчик, «КАМАЗ» Двигательләр заводының әйдәп баручы инженер-технологы Никита Лобин, «КАМАЗ» Фәнни-техник үзәгенең механоҗыю эшләре слесаре Фәнис Мотыгуллин һәм «КАМАЗ» Пресс-рама заводының планлаштырулар һәм транспорт-склад эшләре бюросы башлыгы Василий Оболонский.
Төзелеш комплексын, коммуналь хуҗалыкны һәм шәһәр инфраструктурасын үстерүдәге казанышлары өчен «Комфортное жилье» участок башлыгы Венер Гыйләҗевка, «Домкор Строй» балта остасы Рим Гобәйдуллинга, «Домкор Строй» маляры Галина Исмагиловага, «Гидроэлектромонтаж» монтажчысы Флүс Ханнановка, «Центральный» идарәче компаниясе диспетчеры Лариса Васильевага, «Комфортные дома» идарәче компаниясе баш бухгалтеры Әлфия Лопатинага һәм «Автозаводский» идарәче компаниясе ишегалды чистартучысы Мөршидә Хөсәеновага таныклыклар тапшырылды.
Сәламәтлек саклау системасында югары дәүләт бәясенә Кама балалар медицина үзәгенең акушер-гинеколог-табибы Лилия Шәрәфетдинова лаек булды.
Конкурс комиссиясе карары буенча коммуналь өлкә һәм төзекләндерүнең иң яхшы белгечләре билгеләнде. Инженер челтәрләре белгечләре өчен номинациядә беренче урынны «Строим будущее» идарәче компаниясенең сантехнигы Тәлгать Мәгъизов алды. Икенче урынга «Автозаводский» идарәче компаниясенең сантехнигы Салават Солтанов лаек булды, ә өченче урынны «Чистый дом НЧ» «Паритет» идарәче компаниясенең сантехнигы Алексей Спирин яулады.
Ишегалды территорияләрендә чисталык һәм тәртипне саклауда югары нәтиҗәләрне комплекслы чистарту хезмәткәрләре күрсәттеләр. Конкурс җиңүчесе булып «ЖилЭнергоСервис» ишегалды чистартучысы Елена Хананова булды. Икенче урынны «ЖРЭУ-5» ишегалды чистартучысы Рәүфенә Мидатова алды, ә лидерлар өчлеген «Вилюй» ишегалды чистартучысы Ләйсән Юнысова япты.
Шәһәрнең эстетик ландшафт йөзен төзү юнәлешендә бөтен мактау пьедесталын махсуслаштырылган предприятие хезмәткәрләре алды. Алтын бүләкне «Мәдәният һәм ял паркы» яшелләндерүчесе Валентина Гусакова алды. Көмеш призер булып «Мәдәният һәм ял паркы» яшелләндерүчесе Елена Чемерчева, ә бронза медальне «Мәдәният һәм ял паркы» яшелләндерүчесе Елена Федорова яулады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 30 август 2026, 15:50



