Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 28 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутатлары Рубин Бадиков һәм Ася Курганаева  2 нче шәһәр мунчасы бинасын капиталь ремонтлау барышы белән танышты.

«Социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруның барлык этапларын парламент күзәтүендә тотабыз. Яр Чаллыда Шәһәр мунчасын масштаблы реконструкцияләү тулы көченә бара. Бу халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең төп объекты. Эшләр тәмамланганнан соң учреждение күпкә уңайлырак шартларда күпкә күбрәк чаллылыларны кабул итә алачак», – дип аңлатма бирде Когогина.

Объектта фасадны, керү төркемнәрен, түбәне, су белән тәэмин итү, су чыгару, җылыту, вентиляция системаларын ремонтлау, ишекләр урнаштыру, инвалидларның керү мөмкинлеген оештыру, буяу, электр монтажлау һәм башка эшләр алып барыла. Оператив башкару бүгенге көндә 60 проценттан артык.

Дүшәмбе, 31 август 2026, 14:48