Яр Чаллыда тантаналы линейкалар чиратын масштаблы капиталь ремонттан соң 2 нче Балалар музыка мәктәбенең ачылышына багышланган чара дәвам итте. Эшләр тәмамлану һәм яңа уку елы башлану белән балаларны, педагогларны һәм ата-аналарны шәһәр мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов котладылар.

Наил Мәһдиев капиталь ремонттан соң 2 нче Балалар музыка мәктәбенең, чынлыкта, яңа бинага әйләнгәнен билгеләп үтте. Мэр учреждениенең инде 56 ел дәвамында бик мөһим эш – балаларга музыка һәм сәнгать бөеклегенә мәхәббәт уяту белән шөгыльләнүен искә төшерде:
«Монда Укытучы зур роль уйный, ул җылылык, күңел һәм йөрәк белән балаларыбызны музыка дөньясына алып керә. Бу еллар дәвамында 1600дән артык тәрбияләнүче монда лаеклы эстетик белем алды, ә 300дән артык тәмамлаучы музыканы үз һөнәре итеп сайлады. Бүген мин остазларга хезмәтләре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Матурлык, игелек, тынычлык – бу нәкъ менә музыка һәм сәнгать турында диләр бит. Әйдәгез, хөрмәтле чаллылылар һәм кадерле балалар, педагогларыбызны алкышларда коендырыйк – алар моңа лаек!».

Катнашучылар мэр сүзләрен овацияләр белән хупладылар.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов мондый мәктәпнең нәкъ менә Яр Чаллыда ачылуын күрү бик рәхәт икәнен билгеләп үтте, биредә соңгы елларда мәдәният өлкәсендә масштаблы үзгәрешләр булды:

«Бүген шәһәр мәдәният өлкәсендә иң билгелеләрнең берсе. Ул милли, федераль һәм республика программаларында актив катнаша, шуның ярдәмендә яңа заманча мәдәният объектлары барлыкка килә. Яр Чаллыда бүген Россиядә генә түгел, ә дөньяда иң заманчаларның берсе дип хаклы рәвештә саналган театрлар эшли. Бу, әлбәттә, шәһәр җитәкчелегенең зур эше, мэрның шәхси игътибары һәм ярдәме нәтиҗәсе. Шуның ярдәмендә Яр Чаллы илебезнең индустриаль үзәге генә түгел, ә мәдәният өлкәсендә лидерларның берсе булып тора».

Кунакларга хорлар, оркестрлар һәм ансамбльләр катнашында концерт программасы күрсәтелде. Шулай ук яңартылган сыйныфлар буйлап экскурсия узды, анда яшь музыкантлар Шуман, Вивальди һәм Гальяно әсәрләрен башкардылар.

Капиталь ремонт проектын гамәлгә ашыруда актив катнашканнары өчен эшләрне башкаручы Радик Гаязов, электрогазсварщигы Лифкат Миңгазов һәм балта остасы Николай Самаров шәһәр мэрының Рәхмәте белән бүләкләнделәр.



2 нче Балалар музыка мәктәбе үз тарихын 1970 елдан башлый. Бүген монда җиде юнәлеш буенча 330 укучы белем ала. Соңгы биш елда мәктәп тәрбияләнүчеләре шәһәргә һәм республикага конкурсларда 600дән артык җиңү алып кайттылар, ә 40 тәмамлаучы музыкаль профиль буенча белем алуын дәвам итте.

Мәктәп директоры Александр Рыбин быел «Татарстан Республикасы муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә җиңүче булып, 100 мең сум күләмендә грант һәм республикадан 1 млн сум алды, шулай ук мэр мремиясенә лаек булды. Учреждение үзе иҗат коллективларын хуплау өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 180 мең сумлык грантына ия булды.
Белем бирү инфраструктурасын яңарту «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында башкарыла.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 1 сентябрь 2026, 15:30



