Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 17 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 2 сентябрьдән җылылык челтәрләренең йомгак опрессовкасы башлана. Бу сынаулар җәйге ремонт кампаниясе тәмамланганнан соң ел саен үткәрелә.

Искәртеп узабыз, 13 майдан башлап Яр Чаллыда гидравлик сынаулар 6 этапта узды – икесе шәһәрнең иске өлешендә һәм дүртесе Яңа шәһәрдә. Шул ук вакытта һәр этапта кайнар суны сүндерү 14 көннән артмады, ә еш кына җылылык энергетиклары суны инде дүртенче көнгә үк тоташтырдылар.

Йомгак опрессовкага килгәндә, бу – тәмамлау этабы, белгечләр ремонтланган барлык участокларны бердәм системага тоташтыралар һәм аны югары басым астында бәйләнештә сыныйлар. Бары тик шулай гына зоналар арасындагы тоташуларның кышкы йөкләнешләргә чыдаячагына һәм аварияләр килеп чыкмаячагына ышану мөмкин. Катлаулы мәсьәләлр табылган очракта, мәсәлән, магистральләрдә тирән свищлар яки өзелүләр, тоташтыру сроклары озакка сузылырга мөмкин – туфракны ачу һәм эретеп ябыштыру эшләре таләп ителәчәк.

Ләкин, практика күрсәткәнчә, Яр Чаллыда кайнар суны билгеләнгән 10 көннән күпкә иртәрәк, аерым участоклар әзер булу белән бирә башлыйлар.

Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм аңлауыгыз өчен рәхмәт белдерәбез – бу чаралар җылыту сезонына өзлексез керергә һәм һәр өйдә ышанычлы җылылыкны тәэмин итү өчен кирәк.

Сишәмбе, 1 сентябрь 2026, 15:33