Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 24 октябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Бүген мэр Наил Мәһдиев граффити-рәссам Александр Попов белән очрашты. Аның 44/17а йорты диварындагы эше Идел буе федераль округының «ФормАРТ» урам сәнгате фестивалендә җиңү яулады. «Гаилә кыйммәтләре» дип аталган муралда әби белән оныкчыкның милли ризык әзерләве сурәтләнгән, ул халык тавыш бирүендә меңләгән тавыш җыйган.

«Конкурстагы җиңүегез белән котлыйбыз. Сезнең эш нәтиҗәләрен бары тик без, чаллылылар гына түгел, ә Идел буе федераль округы халкы да бәяләве безгә бик рәхәт. Рәхмәт сүзләре, иң беренче чиратта, Идел буе федераль округы җитәкчелегенә, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Анатольевич Комаровка мондый мөһим конкурсны оештырганнары өчен. Икеләтә рәхәт: конкурс җиңүчесе Яр Чаллы кешесе булуы.

Сезнең Шамил Усманов урамында башкарган эшегез – чын матурлык. Шәһәргә килүчеләр яки шул урыннарда яшәүчеләр барысы да бу рәсемгә игътибар итә. Бу сезнең иҗат һәм һөнәри якын килүегезнең нәтиҗәсе.

Без сезнең бу юнәлештә эшләвегезне дәвам итәчәгегезгә өметләнәбез», – дип билгеләде Наил Мәһдиев һәм Александр Поповка истәлек бүләге һәм шәһәрнең 400 еллык юбилеена багышланган альбом тапшырды.

Рәссам Яр Чаллы халкына һәм бөтен республика халкына рәхмәтен белдерде, мэрга Кировта яулаган бүләген тапшырып: «Беренче урын хаклы рәвештә чаллылыларга эләкте – тавыш бирүдә катнашканнарыгыз өчен рәхмәт. Әлбәттә, аерым рәхмәт Сезгә, Наил Гамбәр улы».

Александр Попов мэрга шәһәр мәйданнарын бизәү өчен эскизлар сериясен тәкъдим итте.

Искәртеп узабыз, 2020 елдан РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронатында узучы «ФормАрт» фестивале иҗат итүче яшьләрне хуплауның һәм шәһәр мохитен үстерүнең мөһим инструментына әйләнде. Проект Идел буе яшь рәссамнарын берләштерә, аларга масштаблы идеяләрен гамәлгә ашырырга һәм иҗтимагый мәйданнарны үзгәртүгә өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Фестивальне үткәрү «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына туры килә.

Фестиваль урам сәнгатен үстерүгә, яшь рәссамнарның иҗатын хуплауга һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохите төзүгә, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм сәнгатьле бизәүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Күптән түгел мэр Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров мурал ачылышына барып, рәссам белән бергә рәсемгә истәлек билгеләрен калдырганнар иде.

Чәршәмбе, 2 сентябрь 2026, 13:53